Зур җаваплылык йөкләнгән
Шушы көннәрдә бухгалтерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Бу һөнәр элек-электән мөһим саналды, чөнки бухгалтерлык исәбеннән башка дөнья икътисадын күз алдына да китереп булмый. Елена Тарасова да әлеге кирәкле эшне сайлаган.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Моннан күп гасырлар элек, әле бернинди саннар да булмаган чорда, кешеләр бухгалтерлык исәбен алып барганнар. Алар үз хуҗалыклары турында кайбер мәгълүматларны мәгарә стеналарына, тау битләрендәге ташларга язганнар, исәп-хисапны онытмас өчен агач каерысына тамга ясаганнар. Исәп-хисап белән бәйле мәгълүматларны күп кенә башка ысуллар белән дә теркәү юлларын тапканнар. Боларның барысы да хуҗалыкны алып бару өчен кирәк булган.
Бу һөнәр райондагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш бухгалтеры Елена Тарасованы да тикмәгә генә кызыксындырмаган. Шәһәрдәге икенче урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казандагы кооперация техникумына укырга кергән. Хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятендә товаровед булып башлаган, аннары автотранспорт предприятиесенең баш бухгалтеры урынбасары итеп билгеләгәннәр. Инде үзәкләштерелгән бухгалтериядә эшли башлавына да ун ел сизелми үтеп киткән. Баш бухгалтер вазифасын башкаруына да алты ел. Аның җитәкчелегендә эшләүче бухгалтерларга конкрет бурычлар – хезмәт хакын исәпләп язу, балалар бакчаларына азык-төлек сатып алу өчен тиешле акча бүлеп бирү, тәэмин итүчеләр белән тиешле килешүләр төзү һәм күп кенә башка мәсьәләләр йөкләнгән. Гомумән алганда, үзәкләштерелгән бухгалтерия шәһәрдәге һәм райондагы илледән артык учреждение – мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләрен, башка оешмаларны контрольдә тота.
– Безнең эштә һәрвакыт зур төгәллек таләп ителә, – ди Елена Алексеевна. – Барысын да вакытында һәм белеп башкарырга кирәк. Әлбәттә инде, бухгалтер үз эшен яратырга тиеш. Соңгы елларда бухгалтериягә яңа программалар кертелә, аларны өйрәнү өчен никадәр вакыт таләп ителә...
Елена Алексеевна әле бит зур коллектив белән дә оста идарә итә. Ярдәмчел, ачык йөзле, игътибарлы булганы өчен аны барысы да ихтирам итә.
– Бер-беребезне аңлап, кирәк чакта булышып эшлибез, – ди ул. – Һәр кеше үзенә тапшырылган бурычны зур җаваплылык белән башкара. Бухгалтериядә шунсыз мөмкин дә түгел...
Елена Алексеевна эштә һәрвакыт тәртип булганны ярата. Башкалардан да беренче чиратта шуны таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев