Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөз көн калды Җиңүгә...

Шәһәрнең үзәк мәйданындагы Батырлар аллеясында патриотик флэш-моб үткәрделәр.

Чарада 200дән артык кеше катнашты. Алар арасында шәһәрдәге  беренче һәм икенче урта мәктәп, кадетлар мәктәп-интернат укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, район Советы каршындагы яшьләр җәмәгать палатасы активистлары һәм башкалар бар иде. 31 гыйнвардан төгәл йөз көн узгач, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулачак.

Флэш-мобта катнашучылар Җиңүнең 75 еллыгы рәсми логотибы рәвешендә тезелделәр. Бәйрәм логотибындагы 75 саны график уклар стилендә ясалган. Билгеле булганча, сугыш елларында СССР Генераль штабы совет гаскәрләренең нинди юнәлештә һөҗүм итәргә тиешлеген уклар ярдәмендә күрсәткән. Шунысын әйтергә кирәк, мондый чара районда әле беренче тапкыр гына уза. Аны “Җиңү волонтерлары” җирле бүлеге җитәкчесе, күп эшләрнең активисты Егор Васильев оештырды.

– Мондый акцияләрне үткәргәндә, без, яшьләр, җәмәгатьчелекнең игътибарын ил һәм халкыбыз тарихын саклауга юнәлдерергә тырышабыз, – ди ул. – Без уздыра торган патриотик акцияләр мондый флеш-моблар белән генә чикләнми. Безнең актив даими рәвештә ветераннар янында була, Җиңү парадын оештыруда ярдәм итә, шәһәр һәм район күләмендә уздырыла торган патриотик чараларда катнаша...

Реклама

Җиңү логотибын очар кошлар биеклегеннән дә күрергә була иде. Флэш-мобта катнашучылар барысы бергә җыелып истәлеккә фотога төштеләр.

Оештыручылар республиканың башка районнары да бу эстафетага теләп кушылырлар, дип өметләнә. Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичкән кешеләрнең батырлыгы беркайчан онытылырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X