Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлчылар беркайчан сынатмый

Бу көннәрдә юл тармагы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең район юл төзүчеләре бәйрәмне нинди уңышлар белән каршылый?

Республика программасы кысаларында, бездә ел саен яңа юллар төзелә, капиталь ремонт уздырыла, авыллардагы юллар тиешле тәртипкә китерелә. Моннан тыш, 2014 елда муниципаль юл фонды булдырылды, әлеге фонд акчасына зур күләмдә эшләр башкарылды. Аерым алганда, Вожи, Урта Йорткүл авылларында, Ким поселогында һәм Болгардагы юлларга вак таш түшәлде. Дала һәм Урманасты Йорткүлендә яшәүчеләр хәзер республика күләмендәге әһәмияткә ия булган трассага табадай тигез асфальт юлдан чыга, Екатериновка, Полянка, Мартышачий, Ярдәм авылына керә торган юллар төзекләндерелде. Шулай ук өч күпергә реконструкция ясалды, бу көннәрдә Көек авылы янындагы Актай елгасы аша төзелгән күпердә эшләр алып барыла.

Ел саен республика акчасы исәбенә Болгардагы асфальт түшәлгән юллар норматив таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерелә, шәһәрдә һәм авыллардагы юлларга вак таш түшәү буенча тиешле эшләр алып барыла. Хәтерегезгә төшерәбез, моннан ике ел элек ТР Президенты булышлыгы белән күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау программасына старт бирелгән иде. Ике ел эчендә «Алексеевскдорстрой» коллективы 33 ишегалдына асфальт түшәде. Хәзерге вакытта тагын 18 ишегалды төзекләндерелә, бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Соңгы араларда иске причалга илтә торган юл, Болгар – Танкеевка трассасының бер өлеше ремонтланды, Кузнечиха – Катюшино юлы төзелде. “Болгар” лагеры юлына башта вак таш түшәлде, быел исә бу юлга асфальт салынды.

Башкарылган эшләр исемлеген тагын да дәвам итәргә була. Һәр объект өчен конкрет кешеләр җавап бирә. “Сувар Б” җәмгыяте коллективында, мәсәлән, үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен әйбәт күрсәткечләр белән каршылыйлар. Коллектив ел башыннан бирле күп эшләр башкарды. Аерым алганда, Иске Рәҗәптә һәм Болгарда мең ярым метрдан озынрак юлга комлы-таш катнашмасы түшәлде. Моның өчен муниципаль юл фондыннан шактый акча сарыф ителде, ә менә Өчкүлдә, Үрнәк, Ямбакты, Полянка һәм Ржавецта үзара салым акчасына урамнарга вак таш түшәп чыктылар.
Язын, һәр елдагыча, шәһәрдәге чокыр-чакырлы юлларга ремонт ясалды, моның өчен 380 тонна асфальтлы-бетон катнашмасы сарыф ителде. Быел әлеге оешма эшчеләре Базарлы Матак – Болгар автомобиль юлындагы су агыза торган торбаларны ремонтлап тиешле тәртипкә китерделәр, хәзер алар Кузнечиха янындагы Сухая Утка елгасы аша салынган күпердә план буенча каралган эшләрне башкаралар. Бу объектта мастер Дмитрий Игнатьев җитәкчелегендәге бригада Мәскәүдән кайтарылган махсус материаллар белән күперне ныгыта.

Инде кышкы сезонга әзерлек эшләре дә тәмамланып килә. Елның бу вакытында, аеруча юлларда боз хасил булгач, юлчыларның мәшәкатьләре бермә-бер арта. Бозлы юлларга сибү өчен 400 тонналап комлы тоз катнашмасы әзерләп куелган. Коллективның үз алдына куелган бурычларны үти алачагына шик юк, чөнки биредә уңганнарның да уңганнары гына хезмәт куя. Павел Вакуров, мәсәлән, озак еллардан бирле МАЗ автомобилендә эшли, кышкы чорда КамАЗга күчеп утыра. КамАЗ машинасы белән идарә итүче Алексей Шмагин да намуслы хезмәте белән хөрмәт казанган. Беркайчан да сынатканы юк. Тракторчы-экскаваторчы Александр Курицын җәйге чорда төрле йөкләр төяп тора, траншея казый, ә кышын ул мини-төягеч белән шәһәр урамнарын кардан чистарта.

– Эштә төрле кыенлыклар килеп чыккалый, – ди баш инженер Сергей Князев, – шулай да, билгеләнгәннәрне беркайчан үтәми калганыбыз юк.

Коллектив уңганнарының тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Юллар яхшы булганда күңел дә гел шат.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев