Узган якшәмбе юл эшчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Күпләр бәйрәмне эштәге югары уңышлары белән каршы алды.
Мәсәлән, Игорь Иванов "Сувар Б" оешмасында биш ел чамасы эшли. Башта машина йөртүче булган, аннары тырышлыгын күреп, җитәкчеләр аны юл төзү техникасы паркына механик итеп билгелиләр. Игорь Викторович даими рәвештә юл техникасына техник хезмәт күрсәтә, техниканы ремонтлаганда кирәк булган запчастьләр белән тәэмин итә, башка эшләрне дә башкара. Моннан тыш, ул машиналарга ягулык-майлау материаллары сала, кирәге чыкканда юл эшчеләренә дә ярдәм итә. Шулай итеп, Игорь Викторович юллар төзү хуҗалыгының барлык участокларында диярлек эшли ала. Аны коллективта да ихтирам итәләр һәм һөнәри бәйрәм алдыннан ул иптәшләренең тәкъдиме буенча район башлыгы Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
Ә Мансур Хаҗибуллин "Алексеевскдорстрой" филиалында тракторчы булып эшли. Җәен ул МТЗ-82 тракторында юл кырыйларын чабу белән мәшгуль булган, кышын тракторына отвал белән ротор тагып, юлларны, юл билгеләрен, павильоннарны кардан чистарта.
Инде унҗиде ел юлчы булып эшләүче Мансур Минзиевич хәзерге вакытта тракторын кышкы сезонга әзерләү белән мәшгуль. Үзенең эшкә җаваплы каравы, намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр оешма җитәкчеләренең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев