Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы кыр эшләре бара

Яз быел соңгарып килсә дә, язгы чәчү эшләре әкренләп башланып китте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, хуҗалыклар районда 19300 гектар мәйдан биләгән уҗым культураларын тукландыруга керешкәннәр. Әлеге мәйданнарның 16700 гектарында - бодай, 1500 гектарда - арыш, 900 гектарда - рапс һәм 170 гектарда шепкән (рыжик) чәчелгән.
Хәзерге вакытта басуларга тугыз хуҗалык чыккан, алар арасында "Авангард" җәмгыяте һәм "Болгар ВЗП" ААҖ кебек инвесторлар бар. Уҗым культуралары - 1700 гектарда, күпьеллык үлән басулары 1200 гектарда тукландырылган.
Бу агрочарага беренче булып тотынган Планин фермер хуҗалыгы механизаторлары уҗым культураларын тукландыруны инде төгәлләгән.
850 гектарда уҗым культураларына һәм 100 гектар күпьеллык үләннәргә аммиак ашламалары кертелгән. Хуҗалыкка бу агрочараны кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга күптән түгел сатып алынган үз йөрешле "Туман-1" агрегаты ярдәм иткән.
Кайбер хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне тырмалауга керешкәннәр. Бүгенге көндә барлыгы 400 гектар җир тырмаланган. Юрий Семушкин һәм "Авангард" АҖ хуҗалыкларында чәчүлек орлыгын агуларга тотынганнар, башкалар да алардан калышмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев