Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшьләр инициативасы: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары

Бу атнада район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов муниципаль район Советы каршындагы җәмәгать яшьләр палатасы активистлары белән очрашты.

Очрашуда шулай ук  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов, аппарат җитәкчесе Евгений Демьянов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Евгений Купоросов, шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәпнең өлкән класс укучылары, педагоглар, эшче яшьләр катнашты.
Очрашу район башлыгы белән әңгәмә рәвешендә узды. Аңа район һәм шәһәр тормышы белән бәйле байтак сораулар бирделәр. Ике арадагы сөйләшү җылы шартларда үтте, эчтәлекле булды.
Сорауларның берсе, мәсәлән, ишегалларын төзекләндерүгә, аерым алганда, балалар мәйданчыкларын төзүгә кагылды. Шәһәрдә һәм торак пунктларда мондый мәйданчыкларның бер өлеше төзелде, киләсе елда  берничә мәйданчык булдырылырга тиеш. Билгеле булганча, бу проект “Безнең ишегалды” республика программасы буенча тормышка ашырыла.
– Безнең шәһәрнең киләчәге һәркемнең тырышлыгына бәйле булачак, – диде Фәргат Вагыйз улы.  – Шуңа күрә, нидер көтеп ятарга түгел, ә җиң сызганып эшкә керешергә, шәһәр урамнар, паркларда тәртип булдырырга, андагы корылмаларны сакларга, кадерен белеп тотарга кирәк.
Актуаль сораулар бирүчеләр дә булды. Мәсәлән, шәһәр һәм райондагы яшь белгечләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Республикада һәм районда “Яшь белгеч”, “Земский доктор” кебек һәм башка программалар уңышлы эшли. Шушы программалар буенча яшь кадрлар, аерым алганда, медицина хезмәткәрләре торак белән тәэмин ителә. Аларга акчалата түләүләр дә каралган.
Очрашуда катнашучыларның берсе ни өчен ял көннәрендә район Мәдәният йортында дискотекалар уздырылмый, дип сорады. Активистларны стадиондагы каток, тимерьаякларны прокатка биреп тору, шәһәрдәге беренче урта мәктәптә кулланылган батарейларны җыю өчен савыт кую белән бәйле сораулар да кызыксындырды. Район башлыгы яшь активистларның мөрәҗәгате игътибарсыз калдырылмаячак, якын араларда хәл ителәчәк, дип ышандырды. Моннан тыш, активистлар район башлыгының тормыш принциплары, аның БДИга мөнәсәбәте, шәһәрне киләчәктә ничек итеп күрергә теләве белән дә кызыксынуларын яшермәделәр. Бирелгән сорауларга караганда, яшьләр шәһәр һәм райондагы тормышны игътибар белән күзәтеп бара. Алай гына да түгел, кайбер проблемаларны хәл итүдә үзләренең дә катнашырга теләүләрен белдерделәр.

Ике сәгатьтән артык дәвам иткән очрашу барышында яшьләр күп мәсьәләләр буенча үз фикерләрен конкрет мисалларга таянып җиткерергә тырыштылар. Очрашу азагында Фәргат Вагыйз улы укучыларга рәхмәт әйтеп, ике арадагы мондый әңгәмәләрнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев