Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярдәмгә килергә әзер торалар

27 декабрьдә илебездә Коткаручылар көне билгеләп үтелә. Спас янгын сүндерү-коткару гарнизонының 42 хезмәткәре һөнәри бәйрәмне һәрвакыттагыча эш урынында каршылый.

Руслан ХӘМИДУЛЛИН

Реклама

Коткаручы – кешедән кыюлык, батырлык, көтелмәгән очракларда тиз һәм дөрес карар кабул итү осталыгын таләп иткән һөнәрләрнең берсе. Әлеге эшне сайлаган кешеләр янгын сүндерүдә, авария-коткару эшләрен уздырганда еш кына үзләре дә гомерләрен куркыныч астына куялар. Алар көтмәгәндә бәлага тарган, гадәттән тыш очракка юлыккан кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торырга тиеш.
Безнең шәһәрдәге постта тәүлек буе дүрт смена вахтада тора. Алар кирәкле җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән, гадәттән тыш хәл яки аварияләр килеп чыкканда, теләсә нинди бурычны тулысынча үтәргә әзер. Быел, мәсәлән, алар тугыз тапкыр юл-транспорт фаҗигасе булган урынга барган, 26 янгын сүндерүдә катнашкан. Чагыштыру өчен: узган ел юлларда транспорт чаралары катнашында килеп чыккан авария урынына 26 тапкыр барганнар, 34 мәртәбә янгын сүндергәннәр.
Язын һәм көзен боз өстендә балык тотарга яратучыларны да еш коткарырга туры килә. Бу урында шунысын әйтергә кирәк, ел саен кисәтә торсалар да, гомерләрен куркыныч астына куеп, теләсә кайсы минутта шартлап ярылырга яки агып китәргә әзер торган бозга кереп кармак салучылар саны нигәдер кимеми. Быел да инде берничә гадәттән тыш хәл теркәлгән. Шөкер, бәлага таручыларның барысын да вакытында коткарып өлгергәннәр.
– Быел каравыл башлыгы Олег Савельев сменасы үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте, – ди янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе урынбасары Юрий Юрков. – Алар берничә янгынны сүндерделәр, юл-транспорт фаҗигасе булган урынга бардылар. Тиешле ярдәм вакытында күрсәтелде. Янгынны, мәсәлән, тиз арада сүндерделәр, бер кешегә дә зыян килмәде...
Форсаттан файдаланып, әлеге каравыл әгъзалары, отделение командиры Александр Кириллов, янгын сүндерүче Виктор Баранов һәм машина йөртүче Евгений Князевның намуслы хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Янгын сүндерү-коткару гарнизонында егерме елга якын эшләүче Сергей Парфенов каравылы да бары тик мактауга гына лаек. Отделение командиры Евгений Ермишин, янгын сүндерү машинасын йөртүче Сергей Мөхетдинов та гарнизонның тәҗрибәле хезмәткәрләре, үз эшләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр беләләр.
Коткаручыларның һөнәри бәйрәме Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздырганда янгынга каршы кертелә торган аерым режим вакытына туры килә. Димәк, әлеге коллектив әгъзаларына элеккечә үк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, фаҗига булган урынга барырга әзер торырга туры киләчәк. Гарнизон җитәкчелеге әйтүенә караганда, коткаручылар кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен тиешле чараларның барысын да күрәчәк. Гомумән, үзләренә йөкләнгән бурычның мөһимлеген һәрвакыт тирән аңлыйлар алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X