Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ягез әле, ветераннар!

Узган чәршәмбедә “Өченче яшь” район спартакиадасы тәмамланды. Безнең районда бу спартакиада икенче ел рәттән үткәрелә. Быелгы ярышларда өлкәннәрдән торган 19 команда катнашты.

Районның ветераннар оешмасы белән берлектә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган әлеге спартакиаданың максаты – өлкән яштәге кешеләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, аларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Шунысын әйтергә кирәк, спартакиада шашка, шахмат һәм йөзү ярышлары турниры (йөзү буенча әле беренче тапкыр гына үткәрелә) бераз алданрак башланды. “Олимп” универсаль спорт залы базасында узган соңгы этапта “Күңелле стартлар”да, ату, дартс ярышларында һәм ГТО нормаларын тапшыру буенча иң көчле, оста һәм җитезләрне ачыкладылар.

Спартакиадада катнашучылар иң әүвәл тантаналы шартларда спорт залында тезелеп бастылар. Бәйгеләрдә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Камил Нугаев һәркемгә ярышларда уңышлар, иң мөһиме – исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер теләде. Кайчакта командаларны бергә җыю җиңел булмаса да, өлкән яшьтәгеләрнең ярышларга җитди әзерләнеп килүе күренеп торды. Ветеран оешмалары рәисләренең барысы да спартакиадага үз коллективларын тулы составта алып килгәннәр.

– Икенче ел рәттән спартакиадада катнашырга килгән Бураково, Антоновка, Никольск, Иске Рәҗәп, Полянка авыл җирлекләрен аеруча билгеләп үтәсе килә, – ди район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова. – Сүз дә юк, мәшәкате җитәрлек, шуңа да карамастан командаларның ярышка тырышып әзерләнүләре күренеп тора. Барысы да спорт формасыннан, эмблемалары ерактан күренеп тора, командаларның бер-берләрен сәламләве дә бик ошады. Дөрес, спартакиадага бөтен оешмалар да әзерләнә, дип булмый. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак. Ә бит олы яшьтә спорт белән шөгыльләнү организм өчен бик файдалы. Шул хакта онытмасыннар иде...

Ярышларга килгәндә, алар бик мавыктыргыч булды. Һәркемнең җиңәсе килде. Гомуми нәтиҗәләр буенча Никольск авыл җирлеге командасы беренче урынны алды, Эчке эшләр министрлыгының ТР Спас районы буенча бүлеге – икенче булды. Ким командасы өченче урынга лаек булды. Аларга кубоклар, дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Ярышларда катнашучылар спортның башка төрләре буенча уздырылган шәхси беренчелектә дә сынатмадылар.

Хезмәт биографиясен тәмамлап лаеклы ялга чыккан кешеләр беркайчан боегып утырмасыннар, һәрвакыт хәрәкәттә, актив эзләнүләрдә булсыннар иде. Чөнки тормыш лаеклы ялга чыккач кына туктап калмый, аны кызыклы, мавыктыргыч итү өчен тырышырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев