Көн темасы
Яңа фатир – зур бәхет!
Тузган торактан күчерү программасы кысаларында Болгар шәһәренең Вахитов урамында төзелеп килүче тагын ике күп фатирлы торак йортта эшләр тәмамланырга тора. Бу йортлардан ятимнәргә дә фатирлар бирелергә тиеш.
Хәзерге вакытта төзелеш эшләрен Казан шәһәренең " РемСтройСервис" фирмасы алып бара. Төзүчеләр бригадасы шушы көннәрдә бер йортның түбәсен ябуга керешәчәк. Йорт түбәсенең бәпкәләрен инде урнаштырып та өлгергәннәр, тиздән профнастил җәя башларга тиешләр. Моңа кадәр алар түшәмдәге ярыкларны бетон белән томалаганнар һәм ныгытканнар, вентиляция шахталарын һәм чорманы җылытканнар. Башкарылган эшләрнең сыйфатын участок җитәкчесе Леонид Смирнов даими игътибар үзәгендә тота.
Икенче йортның фронтон һәм парапет өлешенә, башка әһәмиятле урыннарына кирпеч салу төгәлләнеп килә. Төзүчеләр бер үк вакытта түшәмне бетон белән каплыйлар. Шушы араларда түбәне кору эшләре дә башланырга тиеш.
Эшләрне вакытында төгәлләү өчен төзүчеләр тиешле материалларның барысы белән дә тәэмин ителгән. Тиздән бу ике йортның түбәсе ябылып бетәргә тиеш. Аннан соң төзүчеләр алдына эчке эшләрне тәмамлау бурычы куелган. Һәрхәлдә, төзүчеләр сынатмаска, салкыннар башланганчыга кадәр билгеләнгән төп эшләрне башкарып чыгарга тырышачак. Димәк, яңа фатир алучыларга шатлыклы мизгелләрне озак көтәргә калмаган. Яңа фатирлы булу ул зур бәхет!
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев