Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вожида яңа медицина пункты эшли башлады (ФОТО)

Кичә Вожида күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды – яңа модульле фельдшер- акушерлык пункты ачылды.

Бу безнең районда “Халыкка беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтү”  республика программасы кысаларында төзелгән унынчы сәламәтлек саклау учреждениесе.\

Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, башка рәсми затлар, шулай ук әлеге авыл халкы, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катнашты.\

Авылда яңа бинаны төзү эшен шушы елның августында башлаганнар һәм ике ай эчендә файдалануга тапшыруга әзерләп тә өлгерткәннәр. Мондый җыелмалы конструкцияләрне Азнакайдагы “Нефтемаш” заводында ясыйлар, предприятие белгечләре модульне монтажлау һәм урнаштыру эшен урынга килеп үзләре башкаралар.\

– Республикада авыл халкы турында зур кайгырту күрсәтәләр, – диде тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Фәргат Мөхәммәтов. – Клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары, яңа юллар төзелә... Менә тагын бер яңа ФАП ачабыз, бу безнең өчен зур һәм шатлыклы вакыйга...\

Тантаналы чарада шулай ук Спас хастаханәсенең баш табибы урынбасары Илнар Беляев, Әҗмәр авыл җирлеге башлыгы Рәис Вәлитов чыгыш ясады.\

Бу көнне республика һәм район җитәкчеләренә, төзүчеләргә һәм медикларга зур рәхмәт әйттеләр. Биредә эшләячәк шәфкать туташларына бинаны кадерләп һәм саклап тотарга киңәш-теләкләрне җиткерүчеләр дә булды. Озак еллар халыкка хезмәт күрсәтсен, дип тә теләделәр.\

Яңа ФАП мөдире Нина Барашинага символик ачкычны тапшырганнан соң тантаналы шартларда Фәргат Мөхәммәтов, Рәис Вәлитов, Илнар Беляев авыл балалары белән бергә ал тасманы кистеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев