Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Волжаночка” яңара

Март ае урталарында “Спасагрострой” җәмгыяте коллективы Полянкадагы “Волжаночка” балалар бакчасында капиталь ремонт эшләренә кереште.

Узган гасырның җитмешенче елларында файдалануга тапшырылган бу бинада моңарчы бер тапкыр да җитди төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән. Билгеле инде, вакытлар узу белән ул сизелерлек таушалган.  Ниһаять, мәктәпкәчә белем бирә торган балалар учреждениеләрен ремонтлау буенча махсус республика программасы тормышка ашырыла башлагач, төзүчеләр кар эреп бетүен дә көтеп тормастан ук, җиң сызганып эшкә керештеләр.
Сентябрь ае җиткәнчегә кадәр төзүчеләр идән, тәрәзә блокларын, эчке һәм тышкы ишекләрне, җылыту һәм су белән тәэмин итү системасын алыштырырга, яңа канализация ясарга, бинаның эчен беркадәр үзгәртергә, түбәсен ябарга һәм башка нәрсәләрне эшләп өлгерергә тиеш. “Волжаночка”дагы үзгәрешләргә инде авыл кешеләре дә игътибар итә башлаган. Мәсәлән, профнастил белән ябылган түбә ерактан ук күренеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, төзүчеләр яңа бәпкәләр урнаштырган һәм такта түшәп чыккан, чардакны минераль мамык белән җылытканнар, янгынга каршы махсус катнашма белән дә эшкәрткәннәр. Вентиляция юллары тулысынча чистартылган, һава йөри торган торбаларны да яңаларын куйганнар.
Бинаның аерым бүлмәләрендәге идәнгә керамик гранит плитка салынырга, уен һәм йокы бүлмәләренә линолеум түшәлергә тиеш. Әлбәттә инде, башта идәннәр тулысынча җылытылачак. Боларның барысы да балаларга җайлы булсын өчен эшләнә. Яңартылган балалар бакчасы бинасы салкын һәм кайнар су, җылы санузел белән тәэмин ителәчәк. Янгын сигнализациясе һәм электр белән тәэмин итү системасы да җентекләп тикшереләчәк.
Кыскасы, беренче сентябрьгә кадәр башкарасы эшләр әле җитәрлек. Ремонт барышында заманча материаллар һәм ысулларның кулланылуын да әйтергә кирәк. Төзүчеләр бөтен эшне тиешле таләпләргә нигезләнеп башкара. Инде Полянкада балалар күбрәк тусын, дип кенә телисе кала. Аларның барысын да яңартылган “Волжаночка” үзенә рәхәтләндереп сыендыра алачак.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев