Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннар башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, яңа планнар билгеләделәр

Районның җирле ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы советы пленумы кысаларында актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Пленум эшендә район, төрле оешмалар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, башлангыч ветереннар оешмалары рәисләре һәм башка җаваплы кешеләр катнашты. Көн тәртибенә чыгарылган “Район ветераннар оешмасы һәм белем бирү учреждениеләренең үсеп килә торган яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү буенча уртак эшчәнлеге һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру кысаларында район ветераннар (пенсионерлар) советы алдында торган бурычлар турында” беренче мәсьәлә буенча район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова чыгыш ясады.
Татьяна Николаевна билгеләп үткәнчә, ветераннарның барлык башлангыч оешмаларында мондый эшләр алып барыла. Моңа яшьләрнең төрле конкурсларда катнашуларын, ветераннар, волонтерлар һәм “юнармиячеләр” белән очрашуларны, башка чараларны кертергә була. Мәктәпләрдәге музейларда “Батырлык дәресләре” оештырыла, танылган якташлар турында сөйлиләр. Музейларны өстәмә экспонатлар белән тулыландыруда ветераннар мәктәп укучылары белән бергә эш алып бара. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга да әзерләнәләр. Безнең горурланырлык кешеләребез күп. Танылган якташларыбыз белән бәйле якты истәлекләрне түкми-чәчми киләчәк буыннарга да җиткерергә кирәк. 
Кузгатылган мәсьәлә буенча район мәгариф бүлеге белгече Светлана Никитина да чыгыш ясады. Ул районның белем бирү системасында укучыларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүнең ничек оештырылуына тукталды. Мондый эш мәктәпләрдә генә түгел, ә балалар бакчаларында да алып барыла. Доклад буенча фикер алышуларда Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина, Иске Рәҗәп авылының һәм район хакимиятенең башлангыч ветеран оешмалары рәисләре Флера Әхмәтова белән Галина Купоросова, Балалар иҗат йорты директоры урынбасары Юлия Симанова, “Юнармия” штабының җирле бүлеге җитәкчесе Александр Кузовкин, райондагы “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте җитәкчесе Егор Васильев чыгыш ясады. – Хөрмәткә лаек булган ветераннарның нинди зур хезмәт җиңүләренә ирешүләрен күреп һәм белеп үстек, – диде үзенең чыгышында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. – Без мәктәпләрдә өлкән буын вәкилләре белән очраштык, аларның үткәннәр турында сөйләгәннәрен тын да алмый тыңладык, гомумән, өлкәннәрдән күп нәрсәгә өйрәнеп үстек. Бүген мин ветераннарның барысына да рәхмәт әйтергә телим. Киләчәктә дә сезнең акыллы киңәшләрегезгә таянып эш итәрбез, ярдәмегезне даими тоеп торырбыз, дип ышанам...
Соңыннан конкурсларда, спорт ярышларында, иҗат бәйгеләрендә актив катнашкан ветеран оешмаларына һәм аерым ветераннарга лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев