Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветеранга – 95 яшь!

Иске Рәҗәп авылының легендасы, Бөек Ватан сугышы утларын кичкән Зиннәтулла ага Гыйззәтуллинга шушы көннәрдә туксан биш яшь тулды.

Үзенең игелекле гамәлләре белән районда гына түгел, республика күләмендә яхшы билгеле булган ветеранны җирле Мәдәният йортында хөрмәтләделәр. Тантанада район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Гөлнара Гайфуллина, “Ватаным Татарстан” газетасының бүлек мөдире Камил Сәгъдәтшин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, районның ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Гыйбадуллина һәм башкалар катнашты. Озак еллар Иске Рәҗәп мәктәбендә эшләп, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булган Зиннәт аганы котларга хезмәттәшләре, күп сандагы укучылары да килгән иде.
Юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын, бик күп бүләкләр тапшырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев