Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ул әле дә сафта

10 ноябрьдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Җәмәгать тәртибен саклау хезмәтенең тарихы ХYIII гасырга барып тоташа. Бу хезмәт 1715 елда Петр I Указы нигезендә булдырыла һәм ул полиция дип атала, икенче төрле әйткәндә, "дәүләт белән идарә" итүне аңлата. Еллар дәвамында исеме берничә тапкыр үзгәртелсә дә, бу...

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Патруль-пост хезмәте полкы милиционеры, сержант Рәфыйк Җәләетдиновның хезмәт юлы Казан шәһәренең Вахитов районы урамнарында патрульлек итүдән, ягъни җәмәгать тәртибен саклаудан башланган. Ерак Көнчыгышта армия сафларында хезмәт иткәндә үк инде аңа төрле көтелмәгән очракларда калырга, чик бозучыларны тотуда, хәтта атышларда да катнашырга туры килгән. Бәлки шуңа күрәдер дә, урамда тәртип бозучылар, хулиганнар белән очрашудан бер дә курыкмаган. Сиксәненче еллар азагында җинаятьчел төркемнәр барлыкка килгәч, хәл шактый катлаулана. Төрле яшьтәге кешеләрдән оешкан төркемнәр арасында үзара тарткалашулар башланып китә. Рәфыйк Равил улына оператив чараларда катнашырга, хәтта җинаять эшләре алып барырга туры килә.
- Сабан туе барышында кинәт атыш башлаган бригаданы кулга алу бурычы куелды, дип сөйли ул. - Җинаятьчеләрнең барысы да коралланган, нык, таза егетләр. Милиция аларны шәһәрдән кысрыклап чыгарды, шуннан соң җинаятьчеләр пионерлар лагеры территориясенә кереп качты. Ике арада көчле атыш башланды, ярты сәгатьтән төркем әгъзаларын кулга алдык...
Берничә елдан соң Рәфыйк Равил улы туган шәһәренә кайтып милиционер-конвойчы булып эшли башлый.
- Богауланган җинаятьчене тиешле урынга озата барганда күңелдә төрле уйлар туа, - дип искә ала ул. - Әмма мин үземне теләсә нинди кыенлыкларга алдан әзерләдем, чөнки безнең эштә көтелмәгән очраклар еш килеп чыга...
Мондый командировкаларга аена өчәр тапкыр барырга туры килгән. Билгеләнгән урынга төрле транспортка утырып барганнар, хәтта кунакханәдә бергә кунганнар, чөнки җинаятьче өчен тулысынча ул җавап биргән. Шулай ук патруль-пост хезмәтенә, ДАИ хезмәткәрләренә ярдәм итәргә, паспорт режимын тикшерергә, җәмәгать тәртибен сакларга, оператив дежурныйның һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенең башка әһәмиятле бурычларын үтәргә туры килгән. Мондый очракларда инде эш көненең күпмегә сузыласын төгәл билгеләп булмый. Рәфыйк Равил улы үзенең эш тәҗрибәсеннән алынган кайбер очраклар турында "Титул-Казань" нәшриятында басылып чыккан "А еще был случай..." китабында да язган. Аннары ул җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә күчә. Читтән торып Алабугадагы милиция мәктәбенә укырга керә, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юридик институтын тәмамлый. Сүз дә юк, алган белемнең файдасын күп тоя, хезмәттәшләре дә кирәк вакытта ярдәм кулы суза. Шулар арасыннан Эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре, ул вакытта майор дәрәҗәсендә булган Ринат Газизҗан улы Шәехов, капитан Николай Михайлович Тремасов, полковник Владимир Ефимович Кузовкин, подполковник Дамир Әхмәт улы Гайновны билгеләп үтәргә мөмкин. Алар гадел, шул ук вакытта таләпчән, башкаларга һәрвакыт үрнәк булдылар, дип искә ала Рәфыйк Равил улы.
Отставкага чыгар алдыннан ул штаб начальнигы булган. Яңа хезмәтнең үзенчәлекләре җитәкчелек куйган бурычларның ничек үтәлүен тикшерүдән, һәр бүлек эшен планлаштырудан гыйбарәт. Лаеклы ялга чыкканнан соң да тынгысыз характерлы, һәр эшнең үзәгендә кайнарга яраткан Рәфыйк Равил улы кул кушырып утырмый. Башта адвокатурада эшләгән, инде менә алты елдан бирле Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге ветераннар советы рәисе.
Биредәге эшчәнлеген күпләргә үрнәк итеп китерергә мөмкин. Төрле елларда отставкага чыккан элеккеге полиция хезмәткәрләре әле дә актив тормыш белән яшиләр, төрле спорт чараларында катнашалар, үзләрен әле дә булса яшь вакыттагы кебек хис итәләр. Өченче ел рәттән эчке эшләр органнары һәм подразделениеләре ветераннары арасында оештырыла торган республика конкурсында беренче урынны алалар. Ветераннарга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылган. Боларның барысы да диярлек бүлек тарихы музеенда урын алган. Биредә шулай ук гомерләренең күп елларын тәртип саклауга багышлаган хезмәткәрләрнең фоторәсемнәре дә куелган. Рәфыйк Равил улының да бүләкләре аз түгел. Узган ел, мәсәлән, "Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе тапшырылган. Аның бүген дә физик әзерлеге әйбәт, тапшырылган бурычны намус белән, җиренә җиткереп үти. Шунысы куанычлы, улы Рөстәм белән кызы Гөлнара да әтиләре һөнәрен сайлаганнар.
Бүген, барлык хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлап, Рәфыйк Равил улы һәркемгә җаваплы эшләрендә уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев