Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытуны – яңа технологияләр буенча

Ким урта мәктәбе базасында цифрлы һәм гуманитар профильдәге “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәген ачу тантанасы булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

“Белем бирү” милли проектын һәм “Заманча мәктәп” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында белем бирүнең инновацион үзәкләре Россия Федерациясенең берничә авыл мәктәбендә ачылды. Йөзгә якын мондый үзәкләр Татарстанда да эшли башлады. Бу үзәкләрнең максаты илебездә белем бирүнең конкурентлыгын, белем бирүнең сыйфаты буенча Россия Федерациясен дөньядагы әйдәп баручы ун ил арасына керүен тәэмин итүдән гыйбарәт.

Мәктәп базасында “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” фәннәре буенча  гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыру белән бергә IT-технологияләр, медиаиҗат, шахмат белеме, проектлау һәм дәрестән тыш эшчәнлек, шулай ук социаль-мәдәни чараларны күздә тоткан өстәмә программалар буенча да белем бирү каралган. Боларның барысы да мәктәп укучыларында база күнекмәсе һәм осталыгы формалаштыруда сизелерлек роль уйнаячак, шулай ук аларны югары технологияләр тармагында эшләү өчен әзерләргә, инженерлык белемен популярлаштыруда ярдәм итәчәк. Гомумән, укучыларның белем алуга кызыксынуын бермә-бер арттырачак, дип өметләнәсе килә.

“Үсеш ноктасы” үзәген ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, районның урта мәктәп директорлары катнашты.

– Бу яңалыклар балаларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте Ким мәктәбе директоры Ирина Волева.

Үзәкнең бүлмәләре ил буенча кабул ителгән бердәм стильдә ремонтланган һәм әзерләнгән. Мәктәпкә проект кысаларында кайтарыла торган җиһаз һәм җайланмалар турында аерым әйтергә кирәк, чөнки һәр берәмлек мәктәп укучыларына заманча белем бирү буенча төп бурычны үтәүдә үз ролен уйнарга тиеш. Мисал өчен, “Информатика” фәне буенча алганда, мәктәпкә яңа компьютерлар һәм интерактив комплекслар кайтарылачак. Укучылар шулай ук  “Тормыш иминлеге нигезләре” дәресендә заманча тренажер-манекеннар ярдәмендә беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләре алачак. 3D-принтерлары, квадракоптерлар һәм башка җайланмаларны куллану “Технология” дәресләренең эчтәлеген тагын да баетырга ярдәм итәчәк. Компьютерда сызу, цифрлы киңлек технологияләре, модельләр ясау – боларга да игътибар биреләчәк. Бу бурычларны технопаркларда укып кайткан педагоглар тормышка ашырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев