Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тротуарлар яхшыра бара

Көзгә керер алдыннан “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас участогы коллективы алдына шәһәребездәге Ленин, Хирург Шеронов урамнарындагы җәяүлеләр юлын яңарту бурычы куелган иде.

Юлчылар бу эшне салкыннар башланганчыга кадәр тәмамларга да өлгерделәр.

Шәһәрнең ике үзәк урамында җәяүлеләр өчен бик җайлы булган бу тротуарларны әле күптән түгел генә ясап куйганнар иде кебек. Баксаң, инде ун ел үтеп тә киткән. Бу вакыт эчендә тротуар өстендәге асфальт һәм аның кырыйларындагы бордюр ташы искергән һәм таушала башлаган. Шуңа күрә юлчылар октябрь башларында тротуарларны норматив таләпләренә туры килерлек хәлгә китерү эшенә керештеләр. Җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен ике километрдан артык яңа асфальт катламы түшәлде, яңа бордюрлар куйдылар. Җәяүлеләр тротуарга менү һәм төшү урыннарының сөзәк итеп эшләнүенә дә игътибар итми калмагандыр. Бу аеруча да инвалидлар, балаларын коляскада йөртүчеләр һәм олы яшьтәге кешеләр өчен бик җайлы. Мондый тротуарлар шәһәрнең кайбер башка урамнарында да барлыкка киләчәк. Төгәлрәк әйткәндә, юлчылар  транспорт хәрәкәте тынып тормаган Гордеев, Вертынская, Смирнов, Лихачев урамнарында да җәяүлеләр юлы булдырырга җыена.

Тротуарларны яңарту максаты белән тиешле операцияләрне башкарып чыгу өчен Сувар “Б” подряд оешмасы хезмәткәрләре җәлеп ителде. Иске юлны сүтү, бордюр ташлары кую, асфальт түшәү өчен урын әзерләү, юлның читләренә туфрак салу – боларны тулысынча оешма хезмәткәрләре башкарып чыкты. Ә шулай да әлеге объектлардагы эшнең күпчелеген прораб Николай Земсков җитәкчелегендәге юл төзүчеләр башкарды.

Быелгы көз гадәттәгегә караганда җылы килгәнлектән, әлеге оешма хезмәткәрләре әле дә булса шәһәрдәге һәм район авылларындагы юл челтәрендә билгеләнгән эшләрне уңышлы дәвам итәләр. Мәсәлән, мастер Анатолий Тужилкин бригадасы икенче Склад, Зеленый, Крайний урамнарындагы юлга ремонт ясый. Тиешле урыннарда су агу өчен торба салу, ком һәм вак таш түшәү кебек һәм план буенча каралган башка эшне юлчылар сыйфатлы итеп башкара. Алар Дальний, Заречный, Вертынская, Полевой, Маяковский, Парк урамнарындагы юлларны да тиешле тәртипкә китерергә тиеш.

Ә прораб Җәмил Фазылов җитәкчелегендәге бригада Бураковода эшли. Алар авылдагы җиде урамга вак таш түшәргә тиеш.

Руслан Хәмидуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев