Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәкъдимнәрдә - халык фикере

Узган атнада безнең районда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең күчмә кабул итү бүлмәсе эшләде.

Партия һәм аның кандидатларына ТР Дәүләт Советының яңа составында эшләү өчен наказлар тапшыру мөмкинлеге Антоновка, Иске Рәҗәп һәм Чәчәкле авыллары халкына бирелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу очрашуларда халык шактый актив булды, ә алар күтәргән сораулар тормышның төрле якларына кагылды.

Мәсәлән, Иске Рәҗәптән сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәтулла Гыйззәтуллин күл территориясен тәртипкә китерүләрен үтенде. Кайбер гражданнарны авыл хуҗалыгы продукциясенә, аеруча сөткә, сатып алу бәяләренең бик түбән булуы борчый. Берәү авылда эшләү стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү мәсьәләсен кузгатты. Шулай итеп, авыл халкы күчмә кабул итү бүлмәсе вәкилләре белән авыл җирендә иң кискен торган проблемалар буенча фикер алышты.

Барлыгы спаслылардан шушы көннәрдә 25 наказ һәм тәкъдим алынды. Аларның барысы да тикшерелеп, тиешле карар кабул итү өчен тапшырылачак. Күчмә кабул итү бүлмәсенең тагын ике кабул итүе 25 августка һәм 4 сентябрьгә билгеләнгән. Беренче көнне партия вәкилләре Никольск, Аграмак һәм Ямбакты халкын, икенче көнне – Болгар, Куралово һәм Көек кешеләрен кабул итәчәк. Сорау һәм тәкъдимнәрне бирү өчен алдан язылып кую кирәкми. 

Барлыгы исә республика территориясендә “Бердәм Россиянең” алты күчмә кабул итү бүлмәсе эшли. Вәкилләр авылларга алдан расланган график нигезендә махсус автобуслар белән чыгалар. Барлыгы шундый 650 кабул итү үткәрү күздә тотыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Бердәм Россиянең” сайлаучылар наказлары белән эшләү буенча уңай тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, 2014 елгы узган сайлау кампаниясе барышында партия 2500 артык наказ җыйды, аларның 83 проценты тормышка ашырылды. Тәкъдимнәргә анализ ясау нәтиҗәләре буенча яңа законнар эшләнде, Президентка, хакимияткә республика халкын борчыган проблемаларны хәл итү өчен тәкъдимнәр кертелде.
Моны безнең район үрнәгендә дә күрергә мөмкин. Биш ел элек халык җыеннарында спаслылардан 31 мөрәҗәгать алынды, аларның күпчелеге үтәлде. Шулай итеп, тәкъдимнәр кабул итү буенча халык белән эшләү үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Авыл һәм шәһәр халкын борчыган проблемаларның кайберләре нәкъ шулай хәл итеде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев