Район башлыгы Камил Нугаев бу атнада районның башка җитәкчеләре белән бергә төзелә торган һәм капиталь ремонт барган объектларда булды.
Владимир Корнилов
Башта алар авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өчен Пионер урамында төзелә торган 35нче йортны карадылар. Хәзер төзүчеләр түбә ябу материаллары һәм түбәдән су агызу торбаларын китергәнне көтәләр, чөнки йортның түбәсен генә ябасы калган. Шул ук вакытта башка эшләр дә тукталып тормый. Аларны Казан төзелеш фирмаларының берсеннән килгән төзүчеләр алып бара.
Район җитәкчеләренең Вахитов урамында төзелә торган 36 һәм 12 фатирлы йорт прорабына һәм төзүчеләренә дә сораулары күп булды. Алар күбесенчә төзелеш материалларын китерүгә кагылды. Бу ике йорт шулай ук кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча Казанның "Стройкомплект" компаниясе эшчеләре тарафыннан төзелә. Биналар инде икенче-өченче катка кадәр күтәрелгән.
Ә менә Пушкин урамындагы 22нче йортта капиталь ремонтны үзебезнең төзүчеләр башкара. "Спасагрострой" подряд оешмасы җитәкчесе Айрат Хәйруллин бу объектта нинди эшләр башкарылуы, алга таба ниләр эшләргә җыенулары турында сөйләде.
Приволжск поселогындагы балалар бакчасына капиталь ремонт ясаучы "Сувар Б" подряд оешмасы төзүчеләре дә графиктан калышмый. Заманча материаллар белән тышлагач, бинага шунда ук бөтенләй яңа, бәйрәмчә төс кергән, ә эчке якта бизәү эшләре бара. Мәсәлән, кайбер бүлмәләргә кафель җәяләр. Тиздән канализация ясау эшләрен дә башларга җыеналар.
Шул ук поселокта "Мегалит Строй" подряд оешмасы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт ясау белән мәшгуль. Бинаның инде түбәсе белән ишекләре алыштырылган, хәзер чорманы җылытасы гына калган.
Моннан тыш, шул ук оешма эшчеләре "Болгар" балалар савыктыру лагерында яңа корпус та төзиләр. Хәзерге вакытта кирпечтән диварлар ясалган, бина эчендә эшләр башланып киткән. Төзүчеләр зур җаваплылык тоеп эшләгәнгән күрә, инде быел җәй үк ял итәргә килгән балалар яңа корпуста яши алачаклар, дигән ышаныч бар.
Җитәкчеләр тагын бер объектта - Ямбакты авылы мәдәният йортында да булдылар. Шул ук "Мегалит Строй" оешмасы республика программасы буенча бинага ремонт ясый. Бүгенге көндә иске агач ишекләрне тулысынча яңа пластик ишекләргә алыштырганнар. Хәзер ремонт эшләрен дәвам итү өчен төзелеш материалларын сатып алалар.
Төзүчеләр белән аралашканда, проблема тудырган шактый мәсьәләләр кузгатылды. Кайчакта тиешле материалларны вакытында китермиләр, документларны рәсмиләштерү өчен дә өстәмә вакыт кирәк. Шуңа карамастан, барлык эшләр график буенча алып барыла. Район башлыгы һәм төзүчеләр объектлар планлаштырган срокта тапшырылырга тиеш, дигән өмет белдерделәр.
- Объектларны тапшыру сроклары һәрвакыт үтәлергә тиеш, - диде район башлыгы. - Шул ук вакытта төзүчеләргә дәгъвалар булмасын, өй туйларын үткәргәннән соң проблемалар килеп чыкмасын өчен, сыйфат турында да онытырга ярамый...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев