Таба кебек тигез хәзер елга портының юлы!...
“Болгар” пристаненә төшә торган юл кайсыбызга гына таныш түгел икән? Соңгы бер ел эчендә монда булган үзгәрешләрне барысы да күреп бетермәгәндер дә әле.
Озынлыгы 1055 метрлы бу юлны тулысынча яңарту эшләрен “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте коллективы узган елның көзендә башлап җибәрде. Эшнең заказчысы – “Главтатдорстрой” дәүләт учреждениесе. Юлны тагын да киңәйтү өчен як-яктагы агач һәм куакларны кисеп чистартканнар. Юл читләреннән су агу өчен җайлы улакларны да узган ел көзендә ясый башлаганнар. Моңа кадәр ул бөтенләй булмаган. Асфальтның беренче катын да көздән түшәп калдырырга өлгергәннәр.
Быелгы язда эшне дәвам иткәннәр. Улакларны тулысынча ясап бетергәннәр, асфальтның өске каты түшәлгән, юл читенә вак таш, асфальтлы гранулят салынган. Юл читләрен матурлау өчен кара туфрак белән дә тигезләп чыкканнар. Хәзер инде юл тиешле таләпләргә җавап бирә, аның киңлеге 6 метр тәшкил итә, юл читләренә билгеләр куелган. Дөресен әйткәндә, юлны танырлык та түгел. “Метеор” га утырып республикабыз башкаласына, башка төбәкләргә баручылар, шул исәптән безгә килгән туристлар юлның сыйфатыннан бик канәгать.
Юлны яхшыртуга кемнәр өлеш керткән соң? Әлбәттә инде, монда күп хезмәткәрләрнең тырышлыгын билгеләп үтәргә була. Әйтик, асфальт түшәүдә мастер Альберт Мортазин бригадасы өлгерлек күрсәткән. Мастер Алексей Шеронов бригадасы егетләре юл читен тигезләү, артык грунтны кисеп алу кебек эшләрне башкарган. Хәзер бу бригада Болгар урамнарын тәртипкә китерә. Мәсәлән, Базар урамында машиналар кую урыны, чүп савытлары урнаштыру өчен мәйданчык булдырылачак, юлны тигезләү өчен асфальт түшәү күздә тотыла. Юл читенә вак таш та җәелергә тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, язын “Алексеевскдорстрой” коллективы Рабочий урамына өлешчә асфальт түшәде, Антон урамының бер өлеше (Ленин урамыннан Нагаев урамына кадәр ара) яхшыртылачак. Гомумән алганда, юлчыларның мәшәкате аз түгел.
Руслан Хәмидуллин
фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев