Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәясәт корбаннары онытылмаска тиеш

Кичә Болгарда сәясәт корбаннарын искә алуга багышланган митинг булды.

Ел саен шәһәрдәге үзәк китапханә каршында Спас (Куйбышев) төрмәсендә атып үтерелүчеләргә куелган һәйкәл янына илебез тарихы өчен гаять авыр һәм катлаулы елларда бер гаепсезгә һәлак булганнарны хөрмәт белән искә алу өчен мәктәп укучылары, техникум студентлары, җәмәгатьчелек, ветеран оешмалары вәкилләре, шәһәр кешеләре җыела.

Сәяси репрессияләр елларында меңләгән кешене эзәрлекләделәр, атып үтерделәр, лагерьларга, сөргенгә җибәргәннәр. Хәтта сәясәт корбаннарының якыннары һәм туганнары да зыян күргән. Сәяси сәбәпләр буенча бары тик спас төрмәсендә генә дә 240 кешене атып үтергәннәр, соңыннан аларның исемнәре акланган. Бүген районда гаиләләре репрессиягә дучар булган ундүрт кеше яши.

Митингта катнашучылар алдында район башлыгы Камил Нугаев, Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, педагогия хезмәте ветераны Виктор Владимиров чыгыш ясады. Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне илебез тарихына кереп калган фаҗигале елларны искә төшерә, диделәр алар. Әйе, нахакка рәнҗетелгән, гомерләре кыелган һәм кимсетелгән кешеләрнең исемнәре беркайчан онытылмаска тиеш.
Митингта бер минутлык тынлык игълан ителде, һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев