Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Суның сыйфаты күпкә яхшырачак...

Узган ай ахырында Болгарда су суырту станциясе һәм чистарту корылмаларына реконструкция ясау башланып китте. Эшләр милли проектны тормышка ашыру кысаларында алып барыла.

Реконструкцияне Казан шәһәренең РСУ җәмгыяте коллективы ясый. Аерым алганда, хәзерге вакытта прораб Фәрит Хөрмәтуллин бригадасы ике объектта да демонтаж һәм җир эшләрен башкара.
Мәсәлән, су суырту станциясендә һава чистарту бинасын сүтәләр. Аның урынына 500 кубометр сыйдырышлы ике су бассейны янына бетон монолиттан тагын шундый ук бассейн ясалачак. Шулай ук артезиан суын чистарту буенча корпуска да реконструкция ясалырга тиеш. Хәзер монда сигез фильтр эшләп тора. Реконструкциядән соң аларның саны тагын җидегә артачак һәм, нәтиҗәдә, суның сыйфаты да бермә-бер яхшырачак. Су суырту станциясенең куәте исә тәүлегенә 3 кубометрдан 5 кубометрга җитәр, дип көтелә. Шулай итеп, суның сыйфатын норма таләпләренә туры китерү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә.
Чистарту җайланмаларына килгәндә исә, юынтык суларны чистарту өчен тәүлегенә 400 кубка исәпләнгән тагын бер линия ясау күздә тотыла.
Ике объектта да һәр эшне булдыра торган оста куллы эшчеләр хезмәт куя. Алар җир казудан башлап, эретеп ябыштыруга кадәр бар эшләрне үз көчләре белән башкаралар. Мондый объектларда да шактый тәҗрибә туплаганнар.
-  Егетләргә тулысынча ышанырга була, - ди прораб. – Алар моңа кадәр беркайчан сынатмадылар...
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев