Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спортчы, активист, чибәр кыз…

Шәһәрнең икенче урта мәктәбен тәмамлаучы Ксения Молодова укытучылар һәм сыйныфташлары арасында яхшы укучы, төрле иҗади конкурсларда, чараларда, ярышларда актив катнашучы буларак истә калачак.

Сыйныф старостасы, мәктәп бизнес-компаниясе президенты, Балалар иҗат йорты волонтеры, баскетбол командасы капитаны – болар барысы да аның турында. Ксения төрле яклап үскән иҗади шәхес, максатчан, ярдәмчел, аралашучан һәм инициативалы кыз. Мондый сыйфатларга ул кечкенәдән үк ия. 

Ксения балалар бакчасында ук чыгыш ясый башлаган. Сәхнәдә рольләр, шигырьләр, җырлар башкарган, биегән. Мәктәптә укый башлаган елында ук кыз барлык фәннәр буенча да алда бара, сыйныф һәм мәктәп чараларында актив катнашуы белән аерылып тора, шул ук вакытта Болгар балалар сәнгать мәктәбендә дәресләргә йөреп, сәнгать бүлегендә шөгыльләнергә дә өлгерә. 

Икенче сыйныфтан башлап, буш вакытларындә Ксения Балалар иҗат йорты каршындагы өстәмә белем бирү түгәрәкләренә йөри башлый. Аңа бигрәк тә Варвара Лисюк җитәкчелегендәге «Күңелле компания» коллективында катнашу ошый.
 – Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлардан торган җыелма коллективның һәр очрашуы һәм чыгышы истә калырлык булды. Анда мин күп нәрсәгә өйрәндем, - дип билгеләп үтә Ксения үзе. Моннан тыш ул биредә эшләп килүче волонтерлар хәрәкәтендә дә катнаша.

– Балалар иҗат йортына Ксения еш йөрде, – дип билгеләп үтә оешма директоры Зөлфия Тихонова. – Ул төрле акцияләрдә, флешмобларда, безнең район делегациясе составында республиканың доброволецлар һәм балалар хәрәкәтләрендә катнашты. Ксения ярдәмчел, тырыш, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер...  

Ксения ел саен үзенә яңадан-яңа шөгыльләр таба.  Өченче сыйныфта ул, мәсәлән, мәктәп педагог-оештыручысы Любовь Герасимова җитәкчелегендәге «Эстрада театры» түгәрәгенә языла. Коллектив КВН уеннары, мәктәп бәйрәмнәре өчен концертлар һәм башка чараларны әзерли.   Юмор хисле, импровизацияли белүче Ксения туган мәктәбе һәм район мәдәният йорты сәхнәләрендә төрле бәйрәм программаларын да еш алып бара. 2018 елда ул КВН республика чемпионатының муниципаль этабында иң яхшы актриса дип табыла. 

Уртанчы сыйныфларда ул мәктәп-бизнес компаниясе составына кереп, соңрак аның президенты итеп күтәрелә. Технология укытучысы Ольга Выжленкова җитәкчелегендә мәктәп укучылары, шул исәптән Ксения дә, эшмәкәрлек нигезләренә өйрәнәләр. Үз куллары белән төрле әйберләр ясыйлар, аннары аларны төрле чараларда саталар. Бизнес-компания ясаган кул эшләре хәтта Казанда узган мәктәп Яңа ел ярминкәсендә дә сатыла. 

Укучыларның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Мәсәлән, 2018 елда Ригада (Латвия ) узган мәктәп бизнес-компанияләренең халыкара ярминкәсендә укучылар һәм аларның җитәкчесе «Мәктәп эшкуарлыгы» номинациясендә беренче урынга лаек булалар. Бераз соңрак алар Белградта (Сербия) узган халыкара слетта чыгыш ясыйлар. Монда бизнес-компания Россия буенча иң яхшы дигән исемгә лаек була, ә икенче шәһәр урта мәктәбе мәктәп укучылары арасында эшмәкәрлекне үстерү дәрәҗәсе буенча дөньяның унҗиде мәктәбе исемлегенә керә. 

Шул үк вакытта Ксения мәктәп «Мода театры»нда да катнашып, кием модельләрен күрсәтә. Технология буенча республика олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар – София Выжленкова, Анна Беляева, Ләйсән Әхмәтвәлиева коллекцияләрен дә тамашачыларга нәкъ Ксения тәкъдим итә.

Шулай да Ксения өчен беренче урында уку тора. Кызның тырышлыгы бушка китми, көндәлеген бары тик дүртле һәм бишле билгеләре генә бизи.  Аңа бигрәк тә инглиз теле ошый. Узган ел ул шушы фән буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында җиңеп чыга, ә быел призерлар исемлегенә керә. 

 – Миңа Эльвира Марсовна Четанова, Юлия Геннадьевна Мулинова, Ольга Владимировна Выжленкова кебек тәҗрибәле укытучылар юл күрсәтте. Ә инглиз теленә мәхәббәтне Алевтина Михайловна Гончарук уятты. Аның белән мин дәресләрдән соң калып шөгыльләнә идем.  

Укучының һәр көне кызыклы һәм төрле вакыйгаларга бай була. Җәйләрен дә файдалы итеп үткәрә белә ул. Ел саен Ксения җәйге лагерьның ике сменасында катнаша. Аеруча ул үзебездәге «Болгар» лагерын үз итә. Өлкән сыйныфларда укый башлагач, Ксения шушы лагерьда вожатый була. Өч тапкыр «Ялта-Зәй» лагерында (Татарстанның Зәй районы) ял итәргә мөмкинлек чыга. Ә сыйныфташы Александра Горячкина белән бергә алар мәктәп укучылары үзидарәсеннән «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгенең (Краснодар крае) өч атналык сменасында катнашалар.  

Ксениянең барыннан да бигрәк китаплар укырга ярата. Укуга мәхәббәт аңа әти-әнисеннән күчкән. Укырга яраткач, өйләрендә бай китапханә дә туплаганнар.  Әтисе Константин Анатольевич аеруча романнар ярата, ә әнисе Елена Викторовна тарихи әдәбиятка өстенлек бирә. Ксения үзе Михаил Булгаков, Дмитрий Хара, Сара Джио, Джо Диспенза кебек авторларның әсәрләрен үз итә.

– Үз-үземне изоляцияләү вакытында мин тиз уку (скорочтение) ысулы белән мавыктым, шуңа өйрәнү өчен махсус курслар да уздым, – дип өсти Ксения. – Бу ысул укуда яхшы булыша. Ә бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга әзерләнү өчен мин, тренировка биремнәрен үтәүдән тыш, вебинарларда да бик теләп катнаштым…

Ксения тормышын спорттан башка да күз алдына китерә алмый. Ул команда уеннары: баскетбол, волейбол, футбол ярата, көн саен велосипедта йөрергә тырыша. Ксения машина йөртергә өйрәнеп, таныклык алырга да өлгергән. 
Молодовлар гаиләсендә булган декоратив йорт куяны, әкәм-төкәмнәр, ике песи һәм Грей кушаматлы этен карап-тәрбияләп торырга да вакыт таба Ксения.  

– Мин күп нәрсәдә апам Светланадан үрнәк алам. Хәзер ул Казан дәүләт энергетика университетында укый. Бер үк вакытта ике белгечлек – икътисад һәм юриспруденция буенча белем ала. Әти-әнием белән дә мөнәсәбәтләребез бик җылы. Алар һәрвакыт минем яклы һәм теләсә кайчан ярдәм итәргә әзер, –  дип өсти Ксения. 

«Эшләсәң – шикләнмә, шикләнсәң – эшләмә!» – Ксения Молодова үз тормышында шундый девизга таяна. Алда аның бердәм дәүләт имтиханнары, булачак һөнәрен сайлау кебек җаваплы адымнар көтә.  Тормыш юлында уңыш елмайсын иде аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев