Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спорт мастеры – балалар остазы

Чаңгы узышлары буенча Россия Федерациясе спорт мастеры, юниорлар арасында ике тапкыр Россия чемпионы, өлкәннәр арасында Россия Кубогы финалының бронза призеры, күпсанлы республика беренчелекләре һәм чемпионатларында җиңүче Виктор Ермилин күптән түгел “Регата” балалар техник иҗаты станциясенең өстәмә белем бирү педагогы булып эшли башлады. Бу коллективка ул нигә өстенлек биргән, киләчәге бик өметле спортчының тормышында нинди яңалыклар бар икән?

Лидия Кострулева

Викторның спортчы булачагын язмыш үзе билгеләп куйгандыр, чөнки спортчылар гаиләсендә үскән бала әти-әнисеннән үрнәк алмыймы соң! Әтисе белән әнисе икесе дә Казан педагогия институтының спорт факультетын тәмамлаганнар. Әтисе, безнең районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Николаевич – чаңгы узышлары буенча СССР спорт мастеры, Татарстан Республикасының җиде кат чемпионы. Балалар бакчасына йөргән чакта ук Викторның да чаңгыга басуына бер гаҗәпләнәсе юк. Спортның нәкъ шушы төре белән шөгыльләнүгә омтылышын спортклуб секциясендәге беренче тренеры Сергей Власов тагын да арттырып җибәргән. Виктор әйтүенчә, бишенче класслардан алып ул чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә, район, республика дәрәҗәсендәге төрле ярышларда катнаша башлаган. 
Унберенче класста ук спорт мастеры нормативларын тапшыра, аны Татарстан Республикасының җыелма командасы составына кертәләр. Уңышлар да озак көттерми. КФУның физик культура, спорт һәм савыктыру медицинасы институтының икенче курсында белем алганда ук Виктор юниорлар арасында чаңгы узышлары буенча Россия беренчелегендә җиңеп чыга. Аннары Төркиядә узган юниорлар арасындагы чемпионатта тугызынчы булып килә. Шул ук сезонда юниорлар арасында Россия чемпионатында классик алым белән 50 километрга узышта җиңү яулый.
Аннары Викторны армия хезмәтенә алалар. Түбән Новгород өлкәсендәге спорт ротасында хезмәт иткәндә дә ул частенең данын яклап, ярышларда даими катнаша.
Викторның спорт тормышында бик күп була ул бәйгеләр. Мәсәлән, 2016 елда Татарстанда беренче тапкыр уздырылган һәвәскәр спортчылар өчен спринтер чаңгы ярышларында җиңеп чыга. Моның өчен ул сигез узышта беренче булып килә! Шул ук ярышларның вип-узышында әтисе Александр Николаевич та катнашып, яхшы нәтиҗә күрсәтә.
– Спорт белән шөгыльләнгән елларда мин республиканы, илебезне йөреп чыктым, чит илләрдә дә булгаладым, - дип сөйли Виктор. – Сыктывкар, Златоуст, Абакан, Архангельск, Мурманск, Сочи, Ярославль, Төркия, Болгария – һәр якның аңа гына хас гүзәллеге, үзенчәлекләре була. Данлыклы спортчылар белән дә аралашырга туры килде. Мәсәлән, күренекле чаңгычы Евгений Устюгов белән хәтта бер бүлмәдә дә яшәдек...
Нәтиҗәдә Виктор туган шәһәренә әйләнеп кайта. Ә нәкъ “Регата”га эшкә килүе дә бик җиңел аңлатыла. Әле мәктәптә укыган чакта ук, аңа табиблар медицина күрсәтмәләре буенча көчле нагрузкалардан тыелып торырга кушалар. Даими күнегүләрен туктатып торырга мәҗбүр булган укучы кайтинг, җилкән спорты белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән “Регата”га килә. Шулай итеп, физик күнегүләр ясау өчен өстәмә мөмкинлек таба, ә кыш җиткәч, яңадан яраткан чаңгыларына баса. Ә хәзер инде Виктор мәктәп укучыларын спортның бу актив төрләре белән шөгыльләнергә җәлеп итәргә тырыша, моннан тыш, гамәли сәнгать группасы белән дә җитәкчелек итә.
– Педагог буларак та сынатмый егет, - дип билгеләп үтә “Регата” станциясе директоры Владимир Трошин. – Талантлы кеше һәр яктан талантлы була, дип юкка гына әйтмиләрдер. Викторның кайчандыр балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә укуының да файдасы сизелә. Безнең коллективта Россия спорт мастеры эшләве белән барыбыз да горурланабыз!
Виктор Ермилинның киләчәк тормышында нинди генә борылышлар булмасын, аның яраткан чаңгы спорты һәм гомумән спорт белән аерылмаячагына, чаңгы узышларына чын күңелдән гашыйк кеше мәктәп укучыларында да спортка мәхәббәт уята алачагына шик юк. Аңа киләчәктә бары тик уңышлар гына теләргә кала.
Владимир Корнилов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев