Спас районында яңа электр подстанциясе ачылды
Кичә Вожида Спас районы электр челтәрләренең (Чистай электр челтәрләре “Челтәр компаниясе” җәмгыяте филиалы) мастерлык участогында ике катлы подстанция бинасын ачу тантанасы булды.
Бу объект райондагы кулланучыларны электр белән ышанычлы тәэмин итү, филиал хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту өчен файдалануга тапшырыла. Вожидагы мастерлык участогы инде күптән, төгәлрәге, 1961 елда ук ачылган булган.
Владимир Корнилов
Хәзер ул тиешле бөтен техник кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Беренче катта гараж, мастерской урнашкан булса, икенче катны эш һәм көнкүреш бүлмәләре биләп тора. Объектны ел дәвамында подряд оешмасы – “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте коллективы көче белән төзеделәр. Участокның хезмәт күрсәтү зонасы 660 квадрат километрга якын, ул 15 торак пунктны электр энергиясе белән тәэмин итеп тора.
Объектны ачу тантанасында челтәр компаниясенең техник директоры Илшат Галимҗанов, Генераль директорның инновацияләр буенча урынбасары Азат Мәҗитов, район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Объектны файдалануга тапшырган вакытта кампания җитәкчелеге вәкилләре билгеләп үткәнчә, киләчәктә дә тармактагы эшләрне камилләштерүгә, хезмәт күрсәтүчеләргә тагын да уңайлырак шартлар тудыруга һәм объектларны модернизацияләүгә зур игътибар биреләчәк.
– Яңа объект халыкны электр энергиясе белән тәэмин итүнең сыйфатын сизелерлек яхшыртачак, – диде Фоат Вәлиев. – Халык хуҗалыгының төп тармакларыннан берсе саналган энергетика тармагында эшләүчеләргә киләчәк эшләрендә уңышлар телим!
Бер төркем хезмәткәрләргә, шул исәптән Спас районы электр челтәрләре вәкилләренә бүләкләр тапшырылды. Электр белән тәэмин итү тармагы системасының тотрыклы эшләвен оештыруга зур өлеш керткәннәре өчен машина йөртүче Николай Харитонов, тракторчы Иван Берендеев Спас районы башлыгының мактау грамоталарына лаек булды. Филиалның Мактау грамоталарын участок мастеры Михаил Володинга, электромонтер Петр Павловка тапшырдылар. Андрей Усюкевичны Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Чистай электр челтәрләре ветераны, Спас РЭСның элеккеге җитәкчесе Анатолий Молодовка истәлеккә бүләк тапшырдылар.
Ал тасмаларны кисеп, символик ачкычны Спас электр челтәрләре җитәкчесе Ринат Хәйруллинга тапшырганнан соң, тантанада катнашучылар яңа объектны карап чыктылар.
Кунаклар хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар башкардылар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев