Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районында беренче тапкыр җәмгыять белеме буенча имтихан йөз баллга бирелде

Бердәм дәүләт имтиханнары штат режимында, бозуларсыз үтте.

Беренче урта мәктәпне тәмамлаучы Анна Егорова Татарстан буенча җәмгыять белемен йөз баллга тапшырган җиде укучы исемлегенә керде. Быел Спас районы мәктәпләрен алтмыш сигез укучы тәмамлады. Алар арасында илле укучы барлык биремнәрне үти алды. Бу укучылар өчен югары уку йортларына юл ачык. 

Медаль алсаң – «бюджетка» керәсең
Барлык чыгарылыш класс укучылары арасыннан сигез кеше алтын медальгә лаек булды. БДИне уңышлы тапшырып, алар үзләренең кызыл аттестатка лаек икәннәрен тагын бер кат дәлилләделәр. Таләпләр буенча, кызыл аттестатка дәгъва итүчеләр, барлык фәннәрдән чыгарылган «бишле» билгеләреннән тыш, рус теле һәм профильле математика фәннәреннән мәҗбүри БДИдә кимендә 70 балл җыярга тиеш.

– Алтын медальләр хәзерге вакытта да югары уку йортына кергәндә өстенлекләр бирә, – дип сөйли мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Людмила Рыбакова. – Медаль алучыларга бюджет урыннарына кергәндә конкурста унар балл өстәлә. Әгәр югары уку йортына керергә теләүчеләр арасында бер урынга дәгъва итүче берничә кеше бер үк күләмдә балл җыйган булса, югары уку йорты медаль алучыга өстенлек бирә.

COVID-19 уңышларга комачауламый
Быел пандемия сәбәпле март аеннан бирле читтән торып укырга туры килсә дә, утыз ике чыгарылыш укучысы БДИ буенча югары балл җыя алды.

– Рус теле буенча уңышлар аеруча сизелә, – ди Людмила Рыбакова. – Математика, химия, җәмгыять белеме, тарих буенча да күп балл җыючылар бар. Шулай ук әдәбият, информатика, география, физика, биология кебек профильле фәннәрдән дә кайбер укучылар югары баллга ирешә алды.

Район мәгариф бүлеге билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, профильле математика, информатика һәм табигый-фәнни цикл предметлары буенча быел күрсәткечләр сизелерлек яхшырган.

Кыскача

– 2020 елда югары уку йортларга керүнең тәртибе үзгәрәк. БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керергә җыенучылар өчен документлар тапшыруның соңгы көне – 18 август.
– Документларны биш югары уку йортына тапшырырга мөмкин. Аларның һәрберсендә өчтән артык булмаган юнәлеш сайларга ярый.

Фикер

Анна Егорова, Болгардагы 1нче урта мәктәпне тәмамлаучы:
– БДИ тапшырганда бер-ике бирем шактый катлаулы булып чыкты. Шулай да иң мөһиме – артык дулкынланмаска кирәк. Әлегә ял итәм, түземсезлек белән югары уку йортыннан җавап көтәм. Документларны КФУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетына тапшырган идем.

Кристина Кузовкина, Антоновка урта мәктәбен тәмамлаучы:
– БДИ тапшыру артык куркыныч түгел икән. Моңа үзем ышана алдым. Имтиханнарда 282 балл җыйдым. Мондый нәтиҗәгә мин генә түгел, әти-әнием, укытучылар да сөенделәр. Сигезенче класстан бирле тарих фәне белән мавыга башладым. Булачак һөнәрем дә тарих белән бәйле булырга тиеш, шуңа күрә укуымны тарих факультетында дәвам итәргә җыенам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев