Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районында юллар төзекләнә

Бу җәйдә "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте коллективы шактый эшләр башкарды.

Шәһәрдә, мәсәлән, Горький урамындагы юлга асфальт җәелде. Шулай ук биредә җәяүлеләр өчен тротуарлар эшләделәр, яңа юл билгеләре, җиргә "полицейскийлар" куйдылар - болар барысы да кешеләргә уңайлы һәм йөрергә имин булсын өчен эшләнде.
Моннан тыш, Белов һәм Вахитов урамнарындагы юллар да төзәтелде. Белов урамындагы юлның өске һәм аскы катламына асфальт-бетон җәелде, ян-яклары вак таш белән капланды. Вахитов урамындагы юлның өстенә асфальт җәйделәр.
Бу коллектив башкарган иң мөһим эшләрнең берсе - Болгарга керә торган урында, "Эдем" кафесы янында, юлны киңәйтеп һәм күтәртеп, әйләнеп үтү өчен киң боҗра ясадылар һәм аскы катламына асфальт-бетон җәйделәр. "Боҗра" бюрдюр ташы белән әйләндереп алынды, юл билгеләре урнаштырылды. Хәзер бу урын танымаслык булып үзгәрде, төзекләндерү өчен планлаштырылган эшләр дә башкарылса (инде туфрак алып кайтып бушатылган), ул тагын да ямьләнеп китәчәк. Иң мөһиме - уңайлы итеп ясалган боҗра автотранспорт йөрергә җайлырак булачак, аварияләр килеп чыгу куркынычын бетерәчәк.
Барлык бу объектлардагы эшләрне мастерлар Алексей Шеронов, Анатолий Тужилкин, прораб Дмитрий Афоньшиннар башкарды.
Авылларда да юлларны төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылды. Мәсәлән, Ямбакты, Антоновка, Красная Слобода, Ким авылларында юлларның бер өлешенә вак таш җәелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев