Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы Полянка авылында батыр диңгезчене искә алдылар

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Тын океан флоты матросы Василий Борисовны Полянка урта мәктәбендә уздырылган традицион линейкада искә алдылар.

Василийның гомере 2008 елда "Маршал Шапошников" кораблендә янгын чыгу нәтиҗәсендә өзелде.
Мәктәптә уздырылган линейкага Василийның әнисе Валентина Федоровнаны чакырдылар. Батыр ул тәрбияләп үстергәне өчен бишенче класс укучысы Валерия Масина, мәктәп директоры Ольга Ашмарина һәм башкалар Валентина Федоровнага бик күп рәхмәт сүзләре әйттеләр. Кайчандыр шушы мәктәптә белем алган Василийны бер минут тын калып искә алдылар, аның зираттагы каберенә һәм мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар. Линейкадан соң укучылар өчен Василий укыган класска экскурсия оештырылды. Класста аның истәлегенә махсус почмак әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев