Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы юлчылары кышка әзер

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас участогы хезмәткәрләре чираттагы кышкы сезонны йөз процентлы әзерлек белән каршылый.

Алар октябрь урталарында ук инде район юлларында дежур торуга керештеләр.

Кышкы чор участок хезмәткәрләре өчен шактый мәшәкатьле булуы белән аерылып тора. Елның бу вакытында һава торышы еш үзгәрүчән, кар урынына яңгырлар явуына да инде күнегеп киләбез бугай. Шул сәбәпле хасил булган бозлавык, кар боткасы юллардагы транспорт хәрәкәтен күпкә катлауландыра. Быелгы кыш әле үзен сиздерергә ашыкмаса да, юлчылар инде барысына да алдан ук әзерләнеп куйган. Аларга, мәсәлән, 300 чакрымнар тирәсе трассага хезмәт күрсәтергә туры киләчәк. Бу эш белән махсус алты юл машинасы шөгыльләнәчәк. Шуның берсе яңа – әле быел гына кайтарылган.

Гомумән, участок тиешле техника белән кирәк кадәр күләмдә тәэмин ителгән. Мәсәлән, отвал һәм роторлы дүрт МТЗ тракторы даими рәвештә юл кырыйларын, шулай ук юллардагы павильоннар, юл билгеләре куелган урыннарны, барьер яннарын чистартачак. Кышкы чорда юлларга хезмәт күрсәтүдә шулай ук отваллы 11 КамАЗ машинасы эшләргә тиеш, базада ике төягеч дежур торачак. Техниканың барысы белән дә тәҗрибәле һәм ышанычлы механизаторлар һәм тракторчылар идарә итә. Юлчыларга әле тагын басуларда кар тоту, юлларга тозлы ком катнашмасы сиптерү бурычы да йөкләнгән. Юлларны бозлавыктан саклау өчен 6000 тонна махсус катнашма әзерләп куелган.

Отваллы МТЗ-82 тракторы белән идарә итүче Максим Андронов һәм Николай Кипров – участокның тәҗрибәле механизаторлары.  Икесе дә тапшырылган һәр бурычны намус белән, җиренә җиткереп үтиләр.

Автотөягеч белән идарә итүче Сергей Никитинның юл хуҗалыгында эшли башлавына егерме елдан артып киткән. Механизатор туплаган тәҗрибәсен яшьләр белән дә теләп уртаклаша. Быел, 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчелеге Сергейга зур бүләк тапшырган. Техникасын кадерләп, һәрвакыт төзек хәлдә тоткан Николай Ямщиков та бары тик мактауга гына лаек.

– Кышкы чорда райондагы автомобиль юлларын хәрәкәт иминлеге кагыйдәләренә тулысынча җавап бирерлек дәрәҗәдә тотарга тырышабыз, – ди участок җитәкчесе Александр Земсков. – Коллективтагы һәр кеше үзенә нинди җаваплылык йөкләнгән булуын яхшы аңлый...

Хәер, ул шулай булырга да тиеш, чөнки автомобиль юллары безнең тормышыбызда әһәмиятле урын биләп тора. Руль артына утырып чыккан кешеләрнең иминлеге дә юлларның торышына нык бәйле...

Руслан Хәмидуллин фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев