Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы киләчәкне сайлады

 Районда яшәүчеләр сайлауларда активрак катнаша башлады. Узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча, халыкның 93 проценты сайлау участокларына килгән.

COVIDтан саклану өчен

Узган ялларда Татарстанның барлык районнарында тавыш бирүләр узды. Республика Президентын, бер мандатлы 28нче Түбән Кама округы буенча депутат һәм җирле депутатларны сайладылар.

Быел сайлаулар 11, 12 һәм 13 сентябрьдә үтте. Болгарда 11 һәм 12 сентябрьдә күчмә сайлау участоклары 14:00 сәгатькә кадәр эшләде. 14:00 сәгатьтән соң яшәү урынындагы участок сайлау комиссияләре ачылды. Авылларда участоклар гадәти режимда өч көн эшләде.

Кайберәүләрне сайлауның мондый алым белән уздырылуы бераз гаҗәпләндергән. Сайлауларның әле беркайчан да өч көнгә сузылганы юк иде. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә аңлатуларынча, мондый алым  яңа коронавирус авыруы таралу белән бәйле эпидемиологик хәлне катлауландырмас өчен кулланыла.

–Сайлауларда коронавируска каршы чараларны үтәүгә зур игътибар бирелде, – ди 2543нче участок сайлау комиссиясе рәисе Наталья Авдеева. – Барлык сайлау участоклары һәм күчмә тавыш бирү пунктлары дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителде, сайлау комиссияләре әгъзалары перчатка, битлек һәм саклана торган халатлар киеп эшләде. Моннан тыш, участокларга запас битлекләр дә алып килделәр. Аларны битлекләрен өйдә онытып калдырган кешеләргә тараттылар. Теләгән кеше грипптан прививка ясата алды.

Күчмә пунктларның

кирәге бармы?

Теләгән кеше алдан күчмә пунктта тавыш бирә алды. Микроавтобусларда урнашкан мондый пунктлар өй яннарындагы территорияләргә килеп туктады. Бу уңайдан кешеләрдән төрле фикерләр ишетергә туры килде. Кемдер ишегалдына чыгып тавыш бирү мөмкинлеге тудырылуны хуплады, киләчәктә дә шулай дәвам итәчәкме, дип кызыксынучылар да булды. Яратып бетермәүчеләр дә бар иде.

–Кайда торачаклары турында алдан белгертергә кирәк иде, – дип канәгатьсезлеген белдерде шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе. – Хатыным белән инде 15 минут шәһәр буйлап эзләп йөрибез, көчкә таптык.

Яшьләр тавыш бирә!

Узган сайлауларда спаслылар актив катнашты. Кешеләр тавыш бирүдә катнашуның нинди әһәмияткә ия булуын яхшы аңлый башлады. Халык өч көн дәвамында участокларга килде. Үзләре чыгып йөри алмый торган кешеләрдән заявкалар кабул ителде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр дә актив булды. Шулай да, яшьләр күбрәк шатландырды.

– Сайлау – тормышны үзгәртү мөмкинлеге бирә, -- ди яшь педагог Яна Журавлева. – Мин безнең районның киләчәге өметле булуына нык ышанам. Шуңа күрә, укуны тәмамлагач, Болгарга эшкә кайттым. Кеше үзе яши торган урынны тагын да матур һәм яхшырак итү өчен тырышырга тиеш. Читтән бәхет эзләүчеләрне берничек аңлый алмыйм. Тавыш бирүдә катнашкан һәр кеше киләчәктә тормышның яхшыга үзгәрәчәгенә нык ышана.

Кем җиңүче?

2020 ел сайлаулары күрсәткәнчә, Татарстан халкы элеккечә үк республиканың гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнехановка иң зур ышаныч белдерә. Спас районының 90% халкы  Рөстәм Нургали улы өчен тавыш биргән.

– Минем хуҗалыкта 1200 гектар җир бар, хәзерге вакытта без 200 тонналап ашлык озатабыз, – ди авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчесе Александр Мамонов. – Машиналар беренче рейска киткәч, мин дә тавыш бирү өчен азрак вакыт таптым. Бүген авыл хуҗалыгында дәүләт ярдәме бик сизелә, аеруча минераль ашламалар һәм техника сатып алуда булышалар. Дәүләт программалары ярдәмендә хуҗалыкны алга җибәрергә, үстерергә мөмкинлек бар. Шуңа күрә киләчәккә тагын да күбрәк өметләр белән тавыш бирәм!

Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Думасына депутат булып Татарстан сенаторы Олег Морозов сайланды. Спас районында ул 10000нән артык тавыш җыйды, бу сайлаучыларның 73,44% тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев