Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы халкы коронавирустан прививка ясатырга ризамы?

Бу хакта халык фикере белән газета хәбәрчебез кызыксынды.

Татарстанга Covid-19га каршы 40 кешегә җитәрлек “Спутник V” вацинасы кайтарылды. Бу әлегә сынау партиясе. Коронавирус авыруына каршы өч медицина хезмәткәренә прививка ясаганнар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, медиклар үзләрен әйбәт хис итә, вакцина шикләнерлек сәбәпләр тудырмаган.

Светлана Никитина, мәктәпкәчә белем бирү методисты:

Гриппка каршы ел саен укол кадатам. Коронавируска килгәндә, анардан курыкмаска, авыруны кисәтү чараларын төгәл үтәргә кирәк. Минемчә, перчатка режимын иртәрәк бетерделәр. Битлек киеп йөрергә, кулны ешрак юарга, антисептик белән эшкәртергә, социаль дистанцияне төгәл сакларга кирәк. Роспотребнадзор киңәшләрен тайпылышсыз үтәсәләр, эпидемиологик хәл катлауланмас иде.

Анастасия Семенова, үзәк китапханә китапханәчесе:

Мондый прививканы ясатмас идем. Медицина өлкәсендә белгеч булмасам да, мондый вакцинага тулысынча ышанып бетәргә ярамый. Бик аз кешедә генә сынап карадылар бит. Башта җентекләп тикшерергә, төрле сынаулар уздырырга кирәк иде. Аның нәтиҗәлелеген раслый торган мисаллар да юк. Әгәр расланса, ясатырга була. Шуңа күрә мин мондый әйбергә шикләнебрәк карыйм.

Татьяна Панчугина, Красная Слобода Мәдәният йорты мөдире:

Ясатасы килми. Препарат бит әле юньләп тикшерелмәгән. Төрле кешенең организмы төрлечә, бу прививка килешеп бетмәскә дә мөмкин. Вакцинаны 100 процент күләмендә тикшереп тә бетермәгәннәр әле.

Галия Г., сатучы:

Кыска гына вакыт эчендә уйлап табылган бу препарат күңелдә шик тудыра. Аны ничек һәм нинди шартларда ясаганнар һәм сынаганнар? Монысы әлегә билгесез. Клиник сынаулар гына да берничә ел дәвам итәргә тиеш. Файдасына караганда, зыяны күбрәк булмасын дим. Шуңа күрә ясатмаска булдым.

Надежда Григорьева, күп бала анасы:

Мондый прививка турында ишетәсе дә килми. Чиргә каршы вакцина уйлап табасы урында, сәламәт җәмгыять тәрбияләү турында кайгыртырга кирәк. Сәламәт тормыш рәвеше белән яшәгән кешеләр авыруга сирәк бирешә. Шул хакта күбрәк уйласыннар иде.

Ирина Главнова, Приволжск балалар бакчасы тәрбиячесе:

Миңа калса, үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен ясатырга кирәк. Бу авыруның нинди зур куркыныч тудыруын кешеләр яхшы аңлый башлады. Шуңа күрә хәлгә җитди карарга кирәк. Вакцина ясатып, күпләрнең гомерен саклап калдылар. Башкаларны белмим, ә менә мин ясатачакмын.

Татьяна Илюшина, Спас хастаханәсе табиб-педиатры:

Без, табиблар, прививканы беренче чиратта ясатырга тиеш. Без полиомиелитны прививка белән җиңдек, кызамыкны бетердек, дияргә була. Куркып торасы юк. Медицина хезмәткәрләре күп еллардан бирле грипптан вакцина ясатып саклана. Коронавирусны да вакцина ясатып җиңәрбез, дип уйлыйм. Сакланган кешене саклармын, дигән, ходай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев