Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы делегациясе Казанда булып кайтты

Тантана Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылды.

Спас районы делегациясе Казан шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуындагы тантанада булып кайтты. Бәйрәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланды.

«Корстон» күңел ачу үзәгендә республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район башлыклары һәм хезмәт алдынгылары җыелды. Безнең район делегациясе составына район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, шушы идарә белгече Ольга Шмелева, КФҢ җитәкчесе Дамир Хәмидуллин һәм Игорь Планин КФХ машина йөртүчесе Андрей Рубцов керде.

Традиция буенча, бәйрәмне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау сүзе белән башлап җибәрде.

Реклама

Аннары агросәнәгать, азык-төлек һәм эшкәртү комплексы предприятиеләре алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

Кунаклар өчен бәйрәм табыны һәм концерт программасы оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X