Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтовың авыл уңганнарын бәйрәм белән котлавы

Хөрмәтле авыл уңганнары, агросәнагәть комплексы хезмәткәрләре!

Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез үзегезнең намуслы хезмәтегез белән район һәм республикабыз үсешенә зур өлеш кертәсез.

Бүген авыл хуҗалыгында алдынгы тәҗрибәне кулланып, игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне тагын да арттыру өчен күп чаралар күрелә, яңа эш урыннары булдырыла, авылларның киләчәген тагын да өметлерәк итүгә зур игътибар бирелә.

Районыбыз игенчеләре алдынгы культураларны игү өчен басуларда төрле тәҗрибә үткәрә. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә алга китеш сизелә. Безгә зуррак темплар белән эшләп, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә кирәк. Моның өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар, эшләгән кешегә республика җитәкчеләре дә ярдәм итеп тора.

Реклама

Урып-җыю эшләре тәмамланып килә, башкарылган эшләргә йомгак ясала. Бу ел мул уңыш белән сөендерде. Кырлардан 160 мең тонна бөртек җыеп алынды. Бөртеккә дигән кукурузны суктырасы бар.

Спас районы элек-электән үзенең уңган игенчеләре һәм терлекчеләре белән дан казанды. Ул киләчәктә дә шулай булырга тиеш.

Барыгызны да бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле мул тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев