Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас эзтабарлары Кузнечиха янында һәлак булган самолет экипажының туганнарын эзләп тапканнар

Һәлак булган очучылар Сергей Муравьёв һәм Константин Пряничниковның туганнары аларның Кузнечихадагы каберенә зиярәт кылдылар.

Очучы Сергей Муравьев һәм бортмеханик Константин Пряничников ПС-40 самолеты һәлакәтендә һәлак булуларына быел сиксән ел тулды. Ике батыр да Спас районы Кузнечиха авылында күмелгән.

Ун елдан артык “Суар” музее мөдире Нинель Садриева һәм “Болгар” эзтабар отряды җитәкчесе Борис Андреянов очучыларның туганнарын эзләделәр.

Һәлак булган экипаж каберенә таш куелса да, фоторәсемнәре булмый. Ниһаять, уртак тырышлык нәтиҗәсендә батыр очучыларның туганнарын эзләп табалар. 1941 елның ачы буранлы көнендә һәлакәтка очраган батыр ПС-40 экипажы Сергея Муравьёв белән Константин Пряничниковның туганнары күптән түгел Кузнечихага килеп, кабергә зиярәт кылдылар.

Бортмеханик Пряничниковның оныкчыгы Павел Гупанов Кузнечихага туганы Ольга, хатыны Альбина һәм нәни улы Степан белән бергә килде.

Сергей Муравьевның улы Геннадийга да әтисе каберенә баш ияргә насыйп булды. Әтисе һәлак булганда аңа биш кенә яшь булса да, батыр очучы турында хатирәләрне ул гомер буе саклаган.

Очучыларның туганнары аларның фотоларын да алып килгәннәр. Очрашу бик җылы үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев