Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәрнең үзәк мәйданы төзекләндерелә

Шәһәрнең үзәк мәйданына түшәлгән иске тимер-бетон плитәләрне казып алуга керештеләр.

Планлаштырылган реконструкция эшләре барышында, биредә шактый үзгәрешләр булыр, дип көтелә.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда безнең район халкы 10 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр арасында уңайлы шәһәр мохиты проекты булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында керде. Моның өчен 30 миллион сум күләмендә грант бирелде. Бу акча үзәк мәйданга беркадәр реконструкция ясау һәм төзекләндерү эшләрен башкару мөмкинлеге бирәчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова сүзләренә караганда, акча агымдагы елның азагына кадәр үзләштерелергә тиеш. Моннан тыш, реконструкция үткәрү өчен республика бераз акча бирәчәк, җирле бюджет һәм инвесторлар акчасы да тотылачак. Бу акчага мәйданның өч өлешендә эшләр башкарылырга тиеш.
Бүген биредә “Стройдорсервис” җәмгыяте коллективы эшли.
Владимир Корнилов фотосы.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X