Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сезнең алда баш иябез...

Без барыбыз да илебездәге төп бәйрәм – Бөек Җиңү көне җитүен түземсезлек белән көтәбез.

Бу көн дүрт ел дәвамында авыр сынауларны кичергән кешеләр өчен аеруча кадерле. Фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, фашист концлагерьларында тоткынлык газабын кичерүчеләр, сугыш чоры балалары – алар барысы да ул коточкыч елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәреп, Җиңүне якынайтуга бәяләп бетермәслек зур өлеш керттеләр.
Бүген безнең районда 11 сугыш ветераны яши. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Шуңа күрә, моннан җитмеш дүрт ел элек булган турында барысын да түкми-чәчми җиткерә ала торган кешеләргә тиешле игътибар бирелә, алар турында кайгыртып торалар. Бәйрәм алдыннан, мәсәлән, сугышта катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның һәм район башлыгының бүләкләре һәм котлау открыткалары тапшырылды. Шулай ук сугышта катнашучыларның тол хатыннарына Татарстан Президентының күчтәнәчләрен өләшеп чыктылар.
Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен район җитәкчелеге, ветераннар оешмасы вәкилләре дә кайнар котлады һәм аларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәхетле тормышта яшәүләрен теләделәр. Әйе, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен ут-суларны кичкән, тылда алны-ялны белмичә эшләгән ветераннар олы кадер-хөрмәткә лаек.
Ходай сезгә озын гомер бирсен, хөрмәтле ветераннарыбыз! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев