Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сергей Тарасов: «Полициядә эшләүнең өстенлекләре җитәрлек»

Хокук саклау органнарында эшләү һәрвакыт абруйлы булып саналды.

Армия хезмәтеннән кайткан егетләрнең да шактые көч структураларына эшкә урнашырга тырыша. Хәзерге вакытта Спас районы Эчке эшләр бүлегендә берничә вакантлы урын бар икән. Полициягә ничек эшкә керергә, моның өчен нинди сынаулар үтәргә кирәклеге турында безгә Спас районы Эчке эшләр бүлеге штаб җитәкчесе Сергей Тарасов сөйләде.

– Сергей Геннадьевич, полициядә эшләргә теләүчеләр нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?

– Безгә эшкә урнашырга теләгән кеше, беренче чиратта, РФ гражданины булырга тиеш. Моннан тыш, җаваплылык, намуслылык, стрессларга бирешмәү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек сыйфатлар да кирәк. Кандидат 18 яшьтән олырак булырга, РФ дәүләт телен белергә һәм квалификация таләпләренә җавап бирергә тиеш.

Гади хезмәткәр яки кече җитәкче булып урнашу өчен кандидатның яше 35тән, урта, өлкән һәм югары җитәкче урыннарда эшләү өчен – 40 яшьтән узмаска тиеш.

– Полициягә нинди кешеләрне эшкә алмыйлар?

– Хөкем ителгән яки нинди дә булса җинаять эше буенча шик астында булган кешеләр полициягә эшкә алынмый. Шулай ук юридик яктан хокуклары өлешчә яки тулысынча чикләнгән кешене дә эшкә алудан баш тартачаклар. Кандидат сәламәтлеге буенча комиссия таләпләренә тулысынча җавап бирергә тиеш. Шулай ук эшкә урнашкан чакта үзегез турында ялган мәгълүмат хәбәр иткән өчен дә эшкә алудан баш тартырга мөмкиннәр.

– Кандидатларның квалификация таләпләренә туры килү-килмәвен ничек тикшерәләр?

– Хокук саклау органнарыда эшләргә теләүчеләр психофизиологик тикшерүләр, алкоголь, наркотиклар яки башка матдәләргә бәйлелеккә тестлар үтәләр. Шулай ук кешенең полициядә эшләргә әзерме-юкмы икәнлеге турында психолог та нәтиҗә ясый.

Аннары полициягә яңа урнашучылар өч ай сынау срогы узалар. Хезмәткәр үзен яхшы яктан күрсәтә алса, аны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы өйрәтү үзәгенә укырга җибәрәләр. Стажировка узганнан соң гына полиция хезмәткәренә корал йөртү хокукы бирелә.

– Эшкә урнашканда кемгә күбрәк өстенлек бирелә?

– Беренче чиратта РФ Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итеп кайтучыларга һәм хокук саклау органнарында эш тәҗрибәсе булган яшьләргә. Мондыйларның физик әзерлеге яхшы, таләп ителгән башка сыйфатларга да ия булалар.

– Полициядә хатын-кызлар күп эшлиме?

– Алай күп димәс идем. Хокук саклау органнарына күбрәк ир-егетләр килә. Әгәр хатын-кыз бөтен авырлыкларга әзер булса, рәхим итсен.

– Полиция бүлегендә нинди вазыйфалар вакантлы?

– Хезмәт күрсәтә торган төркемгә автомобиль йөртүче полицейский, сак төркеменә һәм конвой төркеменә полицейский, полициянең участок инспекторы, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә өлкән оперуполномоченный, өлкән тикшерүче һәм юл-патруль хезмәтенә ике инспектор кирәк. Без яшьләрне хезмәт эшчәнлеген хокук саклау органнарында башлап җибәрергә яки карьераны бездә дәвам итәргә чакырабыз.

– Эшкә урнашканда профильле юридик белем кирәкме?

– Юридик белемгә урта, өлкән һәм югары җитәкче состав ия булырга тиеш. Чөнки алар җинаять эшләрен тикшерә, административ хокук тәртибен бозу белән бәйле эшләрне карый яки коррупциягә каршы һәм хокукый экспертизалар уздыра. Шуңа күрә югары юридик белемсез булмый. Рядовойларга яки кече җитәкче составка гомуми урта белем дә җитә. Сүз дә юк, югары белем булса да начар түгел.

– Полициядә хезмәт итүнең нинди өстенлекләре бар?

Беренче чиратта, полициядә эшләүчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләнә. Эшләгән еллар һәм дәрәҗә үскән саен хезмәт хакы да арта бара. Полиция хезмәткәрләренә әйбәт социаль льготалар каралган. Әйтик, санаторийга барып дәвалану өчен ташламалы путевка бирелә. Елга бер тапкыр Россиянең теләсә кайсы шәһәренә барганда юл хакы түләнә. Шулай ук безнең хезмәткәрләргә социаль ипотека буенча торак каралган. Органнарда 20 ел тоташтан эшләгәннән соң инде иркенләп пенсиягә чыга аласың. Теләге булган кеше эштә калып  тиешле хезмәт хакын ала. Моннан тыш, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен югары уку йортларына укырга җибәрәләр. Эштән аерылмыйча гына югары белем алу мөмкинлеге бар. Бу начар түгел.

 

Әгәр сез полициягә эшкә урнашырга теләсәгез, бүлек җитәкчесенең шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Зилә Гыйльфан кызы Фәсхетдиновага мөрәҗәгать итә аласыз.

ОВДның кадрлар бүлеге түбәндәге адоес буенча урнашкан: Болгар шәһәре, Ленин урамы, 85.

 

Сүз уңаеннан

Спас районы  буенча эчке эшләр бүлеге Алабуга шәһәрендәге Суворов училищесына һәм Казандагы юридик институтка укырга теләге булган кешеләрдән документлар җыя башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев