Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сафларга тезелеп йөрде булачак яшь солдатлар... (ФОТО)

Оборона-масса һәм спорт эше айлыгы кысаларында, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында солдат җыры башкаручылар һәм сафта йөрүчеләр смотрының район этабы узды.

Ул Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Укучыларны, гомумән, смотрда катнашучыларны район мәгариф бүлеге иҗтәкчесе Александр Ермилин белән аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Солодянкина сәламләде.
Ярышлар башланыр алдыннан Болгардагы П.А.Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернат укучылары смотрда катнашучыларга сафка тезелеп йөрүнең кайбер үрнәкләрен күрсәттеләр.
Аннары Бураково, Ким, Никольск, Полянка, Иске Рәҗәп, шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәп командалары осталыкта ярышты. Алай гына да түгел, смотр кагыйдәләре буенча укучыларның нинди күнекмәләргә ия булуын, оешканлык, тәртип һәм башка әһәмиятле сыйфатларын ачыкладылар.
Кызлар һәм малайлар сафка тезелүдә, саф адымы белән йөрүдә, уңга, сулга борылуда, командирлар исә төгәл итеп рапорт бирүдә ярышты. Смотрда катнашучыларның ничек киенүе дә исәпкә алынды, тагын бик күп башка сыйфатларга да игътибар иттеләр. Жюри фикеренчә, командирлар боерыкны төгәл һәм аңлаешлы итеп бирергә тиеш. Сафларга тезелеп йөргәндә адым һәм кул хәрәкәтләренең синхронлы булырга тиешлегенә дә игътибар иттеләр. 
Конкурста беренче урынга Ким мәктәбе командасы (укытучы Борис Андриянов) чыкты, икенче урынга Болгардагы икенче урта мәктәп (Владимир Мынов) лаек булды. Өченче урында – Болгардагы 1нче урта мәктәп командасы (Сергей Гордеев). Бәйгедә актив катнашкан башка командаларга Мактау грамоталары тапшырылды.
“Иң яхшы командир” номинациясендә Болгардагы 1нче урта мәктәп укучысы Вадим Марянин диплом белән билгеләп үтелде.
Чара барышында 90нан артык укучыны Бөтенроссия “Юнармия” балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына кабул иттеләр. Санаторий, шәһәрдәге беренче, Бураково урта мәктәпләре, тармак технологияләре техникумының яшь патриотлары ант бирде, аларга юнармиячеләр таныклыгы тапшырылды. Алар тантаналы шартларда тырышып укырга, ата-бабаларыбыз традицияләрен лаеклы дәвам итәргә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев