Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Родничок» яңара

Октябрь урталарында “Родничок” балалар бакчасының тагын бер бинасына капиталь ремонт башланып китте.

Балалар бакчасының элеккеге икенче урта мәктәп бинасының янкорма төзелгән бер өлешендә урнашуын Болгарда барысы да беләдер. Мәктәпнең беренче катында хәзерге вакытта Пенсия фонды идарәсе, “Регата” балалар техник иҗат станциясе эшли, ә икенче кат инде “Родничок” балалар бакчасына биреләчәк. Ремонт эшләре Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган, агымдагы һәм киләсе елларга йөз тотып эшләнгән  программа нигезендә башкарыла. Республика бюджетыннан бу максаттан 13 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Ремонт эшләрен “Спасагрострой” җәмгыяте коллективы башкара. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бина күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге көндә түбә ясау эшләре инде тәмамланып килә. Иске түбәне тулысынча алып, яңасын бакчаның төп бина түбәсе белән тигезләделәр. Чорманы да җылытып, яңа вентиляция шахталары ясадылар, бинаны профнастил белән тышлап чыктылар.

Шулай ук су белән тәэмин итү, җылыту һәм канализация системаларына да ремонт ясалды, бүлмәләр үзгәртеп корылды. Хәзер инде бакчаның нәни хуҗалары – ике группа мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җайлы уен һәм йокы бүлмәләре, аерым санузеллар ясалган.

Хәзерге вакытта объектта эшләр тулы көч белән бара. Рәсүл Холмирзоев бригадасы төзүчеләре бинаның фасадын җылыту белән мәшгуль, Владимир Семенов җитәкчелегендәге коллектив исә су белән тәэмин итү системаларын тәртипкә китерә. Артур Маргарян бригадасы биналарның эчке бизәлеше өчен җавап бирә. Төзүчеләрнең барысы да үз эшләрен зур җаваплылык белән башкарып, балаларга уңайлы булсын өчен тырышалар. Хәер, эшнең сыйфаты өчен кайгырырга кирәк түгел, чөнки бу бригадалар безнең райондагы башка объектларда үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр.

“Спасагрострой” директоры Айрат Хәйруллин билгеләп үтүенчә, ремонт эшләре өчен алар бары тик сертификация узган, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен кулланырга ярый торган сыйфатлы төзелеш материалларын гына файдаланалар. Ә бу бик зур әһәмияткә ия, чөнки балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге һәрвакыт беренче урында торырга тиеш.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев