Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәфыйк Җәләетдиновка Бурумов премиясе тапшырылды

Инде күп еллар дәвамында редакция коллективы штаттан тыш авторлар арасыннан иң актив ярдәмчеләрнең берсенә “Крестьян” газетасының беренче редакторы Андрей Николаевич Бурумов исемендәге еллык премияне тапшыра. 2019 ел нәтиҗәләре буенча лауреат исеменә Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы полиция бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов лаек булды.

Владимир КОРНИЛОВ

Моннан утыз ел элек район газетасы коллективы тарафыннан булдырылган премиягә төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре – укытучылар, медицина хезмәткәрләре, мәдәният учреждениләре белгечләре, мәктәп укучылары, пенсионерлар һәм башкалар лаек булды.
Узган еллардагы традиция буенча, премия быел да 13 гыйнварда билгеләп үтелүче көндәлек матбугат чаралары хезмәткәрләре, журналистларның һөнәри бәйрәме, ягъни Россия Матбугаты көнендә тапшырылды. Газетаны чыгаруда штаттан тыш авторларның да зур тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Аларның төрле эчтәлектәге язмалары газетаны тагын да баета һәм тулыландыра төшә. Рәфыйк Җәләетдиновны да әнә шундый авторларның берсе дип әйтергә була.
Аның язмалары безнең газетада инде күптәннән басылып килә. Ул башта үзенең һөнәре белән бәйле материалларны безгә җибәреп торды, аннары полиция бүлеге тарихын чагылдырган язмаларын укучылар хозурына җиткерде.
Рәфыйк Равил улы – тынгысыз күңелле, тирә-яктагы вакыйгалар белән даими рәвештә кызыксынып тора торган кеше. Үзенә тапшырылган эш өчен һәрвакыт җан атып йөри, полиция бүлеге һәм районның җәмәгать тормышында актив катнаша, республика һәм илебез күләмендә уздырыла торган чараларда, аеруча спорт ярышларында үзен гел яхшы яктан таныта. Район полиция бүлегенең ветераннар оешмасы белән җитәкчелек итүне дә нәкъ менә аңа ышанып тапшырдылар. Аның бүлектә яңа эшли башлаган хезмәткәрләргә патриотик тәрбия бирү максаты белән төрле чаралар оештыруын да билгеләп үтәргә кирәк. Өлкән буыннарның бай тәҗрибәсе турында сөйли, яшьләрне аларның үрнәгенә кушылырга чакыра.
Үзе дә органнарда эшләп зур тәҗрибә туплаган отставкадагы милиция майоры Рәфыйк Җәләетдинов еллар дәвамында белемен яшь хезмәткәрләр белән теләп уртаклаша. Бөек Ватан сугышында катнашкан милиционерлар, бүлектә алып барыла торган эшләр, уздырыла торган ярыш һәм акцияләр, башка чаралар турында ул барысын да түкми-чәчми газета укучыларга  җиткерә. Аның мәкаләләре ихлас күңелдән язылган. Мондый материал укучыларда һәрвакыт кызыксыну уята, аларны төрле уйлануларга этәрә...
Рәфыйк Равил улын ихластан котлап, аңа саулык, эшендә һәм тормышында бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез. Әлбәттә инде, яңадан-яңа язмалар да көтеп калабыз!
  Тәлгат Җамалетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев