Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика үсешенә өлеш керттеләр

Узган дүшәмбедә район башкарма комитетының утырышлар залында бер төркем ветераннарга тантаналы шартларда «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек медальләре тапшырдылар.

Юбилей медальләренә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Мәмдүдә Бикбулатова белән Җәмил Мөхәммәтшин, ТРның атказанган табибы Фиркат Галимов, Елена Галиуллина һәм Валентина Полякова лаек булды. Районның төрле оешма һәм учреждениеләрендә күп еллар дәвамында хезмәт куйган бу фидакарь затлар һәркемгә яхшы таныш.

Олы хөрмәткә лаек булган бу кешеләр турында бик күп сөйләргә, аларның осталыгын күпләргә, аеруча яшьләргә, үрнәк итеп китерергә мөмкин. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, инициативалы, принципиаль, җаваплылыкны тирән аңлап, алга куелган максатка омтылып яши торган кешеләр генә шулай югары нәтиҗәләргә ирешә ала. Шунысы куанычлы, кайберләре инде олы яшьтә булуга карамастан, әле дә булса райондагы вакыйгаларның үзәгендә кайный, шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнаша, уздырыла торган чараларны түземсезлек белән көтеп ала. Атап әйткәндә, алар һәрвакыт игътибар уңында, аларның туплаган бай тормыш тәҗрибәсенә сокланмый мөмкин түгел.
Бүләкләрне тапшырганда, район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев бу фидакарь затларның республиканың социаль-икътисадый, фәнни һәм м бай мәдәни-рухи үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр. Һәм, әлбәттә инде, ветераннарга корычтай сәламәтлек, ак бәхетләр, җәмгыятебез өчен киләчәктә дә файдалы кешеләр булып калуларын теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев