Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр көнгә яши сөенеп

Әҗмәрдә яшәүче Наил Галиев моннан кырык ел элек инвалид булып калса да, бернинди сынауларга да бирешми. Аның тормышы күпләргә үрнәк булырлык.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Наил гаиләдә беренче булып туган бала. Тарих һәм географияне яраткан егет киләчәктә шушы фәннәрдән балаларга белем бирү турында хыялланган. Әмма насыйп булмаган. Кайгы көтмәгәндә, мәктәпне тәмамларга бер ел калгач, килгән. Берничә операция ясап карасалар да, ике аягы да йөрми башлаган. Әнә шулай унҗиде яшьлек егетнең хыяллары чәлпәрәмә килгән.
- Бу кайгы әти-әнине дә тиз картайтты, - ди ул, - әлбәттә, миңа да нык тәэсир итте, әмма бирешмәскә тырышам, ничек тә булса яшәргә кирәк...
Наил күп укырга ярата. Йөри алмаслык хәлгә килгәч, әнисе район үзәгендәге китапханәдән кирәкле китапларның барысын да алып кайтып биргән. Яшүсмер телевизордан кызыклы һәм мавыктыргыч тапшыруларның барысын да карап барган. Әмма гел өйдә генә утыру тиз туйдырган. Энергиясе ташып торган егет сиксәненче еллар уртасында шофер таныклыгы алу турында уйлана башлаган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен автомәктәп бары тик Казанда гына бар. Ул ике дә уйлап тормыйча шунда барып укырга керә. Инде менә утыз елдан бирле Наил Низам улы техника белән оста идарә итә. Башта мотоколяскада өйрәнгән, аннары "Запорожец" һәм "Ока" автомобильләрендә тәҗрибә туплаган. Элек мондый автомобильләрне инвалидларга бушлай биргәннәр. Льготаларны бетергәч, машиналарны Наил үз акчасына сатып ала башлаган. Хәзер кул белән идарә ителә торган өр-яңа "Лада Гранта" автомобилендә йөри.
Наил Низам улы районда һәм Казан юлларында күп чакрымнар үткән. Ул башкаланың истәлекле урыннарын карап йөрергә, эстрада йолдызлары концертларында булырга ярата. Салават концертларының берсен дә калдырмый, Валерий Леонтьев концертларында да булган.
Спорт ярышларының барысын да игътибар белән күзәтеп бара, бәйгеләрне телевизор экраныннан түгел, ә стадионга барып карарга ярата.
- Хәзер инвалидларга күп мөмкинлекләр тудырылган, - ди ул. - Мондый чараларга бушлай кертәләр, теләсәң күпме карап утыра аласың...
Сиксәнне тутырып килүче әти-әнисен республика хастаханәсенә дә ул алып бара. Моннан тыш, ел саен республикадагы санаторийларга да билет алып бирә, үзе дә барып дәваланып кайта. Дуслары, таныш-белешләре янына кунакка еш йөри.
- Аларның кайберләре үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмый, - ди ул, - алар янына кунакка яки аралашырга гына бармый, хәлдән килгәнчә булышырга да тырышам. Мәсәлән, мин пешергән ашларны яратып ашыйлар. Наил сәүдә үзәкләрендә дә булырга ярата, кирәкле азык-төлекнең барысын да үзе сатып ала. Машина багажнигындагы инвалид арбасын алып бирергә халык ярдәм итә. Гел шат күңелле, ачык йөзле, аралашырга яраткан Наил башкаларның күңелендә киләчәккә өмет һәм ышаныч тудыра. Ул туган һәр яңа көнгә, туганнары, якыннары һәм таныш-белешләренең исән-сау булуына сөенә, берәүгә дә өстәмә мәшәкатьләр тудырмаска тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев