Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Приволжск балалар бакчасы яңара

Яңа ел каникуллары тәмамлангач ук, "Сувар Б" коллективы Приволжск поселогының балалар бакчасы бинасын ремонтларга кереште. Капиталь ремонт махсус республика программасы кысаларында башкарыла.

Объектта шактый эшләр башкарып чыгарга кирәк. Хәзерге вакытта иске түбәне инде сүткәннәр, яңа бәпкәләр куйганнар. Тиздән аркылы такталар сугып, профнастил белән капларга җыеналар. Аннары чорманы пар изоляциясен җиһазлап һәм цемент белән катырып, җылытырга кирәк булачак. Бинаның эчендә исә кайбер бүлмәләрне үзгәртеп кору, керамик плитка һәм линолеум белән яңа идәннәр ясау, диварлар һәм түшәмнәрне гипсокартон белән тышлап, буяп чыгу күздә тотыла. Шулай ук иске агач тәрәзәләрне заманча пластик тәрәзәләргә алыштырырга, яңа бүлмә ишекләре һәм тышкы ишекләр куярга кирәк. Шулай итеп, бина танып булмаслык итеп үзгәрәчәк һәм бакчага килгән нәниләр дә, анда эшләүче хезмәткәрләр дә үзләрен уңайлы хис итсен өчен төзүчеләр бар тырышлыгын куялар.
Бинаның тышын да танымаслык булып үзгәртеп, иртән монда килүчеләрнең кәефен күтәрерлек итеп ясарга булганнар. Ишек яннарына пластик панельләр ябыштыру, фасадны җылытканнан соң металлосайдинг белән тышлау планлаштырыла. Ремонт эшләре арасында шулай ук яңа җылыту системасын монтажлау, кайнар һәм җылы су килерлек итеп су үткәрү системасын, канализацияне ясау, заманча санитария-техника җиһазларын урнаштыру, электр системасын алыштыру да каралган.
Бу эшләрнең барысын башкарып чыкканнан соң, ахырда балалар бакчасы территориясен профнастил һәм металлоштакетник белән әйләндереп алырга җыеналар. Боларның барысы да бакчага бөтенләй яңа, заманча төс бирәчәк.
Барлык эшләрне дә Шамил Сафиуллов бригадасына ышанып тапшырганнар. Бу коллектив үзен шәһәрдә генә түгел, авылларда да бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Алар предприятие, оешма һәм аерым кешеләр заказлары буенча түбә ябу эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Ә бу юлы инде аларга объектны тулысынча ремонтлап чыгарга кирәк.
Яңартылган, заманча төс алган балалар бакчасы нәниләр күңеленә хуш килер дип ышанасы килә.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев