Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Полянка авылында яңа җирлек башлыгы билгеләнде

Җирлекнең элеккеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина вәкаләтләрен үз теләге буенча тәмамлавы турында хәбәр итте.

Полянка авыл җирлеге башлыгы итеп Андрей Царев билгеләнүе турында билгеле булды. Моңа кадәр җиде ел буе Полянка авылы җирлек башлыгы Гөлсинә Габдрахман кызы Сибгатуллина вазифасыннан вакытыннан алда үз теләге белән китә.

Кичә узган район киңәшмәсендә Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов Гөлсинә Габдрахман кызына озак еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Спас районы башлыгы Мактау грамотасын, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Депутатлар тавыш биргәннән соң, бертавыштан авыл җирлеге башлыгы булып сайланучы Андрей Юрьевич Царёв 1963 елда туган. Моңа кадәр Полянка авыл җирлеге башкарма комитетында төзекләндерү буенча белгеч вазифасын башкарган.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев