Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Озак калмый инде көзгә дә...

Һава торышындагы көтелмәгән үзгәрешләр чираттагы җылыту сезонына да озак калмавы турында ныграк искәртә.

Хәбәрчебез ачыклавынча, бу чорга “Спас коммуналь челтәрләре” җәмгыятендәге җылылык хуҗалыгының барлык котельныйлары ышанычлы итеп әзерләнгән. 

Бу хуҗалыкка, мәсәлән, шәһәрдәге өч зур, шулай ук Ислам академиясендәге һәм Ак мәчет белән су капкасындагы ике котельный керә. Моннан тыш, алты мини-җылыту котельныйлары оешмаларга һәм күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтә.

Барлык котельныйларда да, беренче чиратта, нәрсәләр эшләнергә тиешлеген ачыклау максаты белән, ревизия үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча берничә котельныйдагы насос җайланмасы алмаштырылган. Исәпләү приборлары да дәүләт тикшерүен узган.

Ремонт эшләрен җылылык хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Акчурин һәм мастер Николай Пеньков җитәкчелегендә башкарып чыкканнар.

Моның белән бергә, алынган гаризалар буенча күп фатирлы йортлардагы, шәһәрдәге предприятие һәм учреждениеләрне җылыту системасын юдырганнар һәм һава өрдереп тикшереп чыкканнар. Бу эшне ел саен мастер Александр Самышев җитәкчелегендәге торак-эксплуатация идарәсе бригадасына ышанып тапшыралар.
“Спас коммуналь челтәрләре” җәмгыятенең баш инженеры Константин Склеренко сүзләренә караганда, котельныйларны җылыту сезонына әзерләүдә катнашучы бригада әгъзаларының барысы да зур тәҗрибә туплаган, тапшырылган эшне җаваплылык тоеп башкаралар.

– Аларның тырышлыгы белән җылыту сезонын вакытында башлап җибәрә алачакбыз, эш барышында көтелмәгән очраклар килеп чыгарга тиеш түгел, – ди ул. Бу көннәрдә, мәсәлән, коммуналчылар котельныйларда соңгы әзерлек эшләрен алып баралар.

Руслан Хәмидуллин фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев