Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәзәк өчен – Гран-при!

Шәһәрдәге "Работающая молодежь" җыелма командасы республика шаяннар һәм тапкырлар уены чемпионатының муниципаль этабында гран-прига лаек булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Татарстан Республикасының КВН уены чемпионаты республикада әле беренче тапкыр гына уздырыла. Ике көн дәвамында Татарстан Республикасы чемпионаты мәктәбе вәкилләре безнең уенчылар белән өйрәтү рәвешендәге дәресләр үткәрделәр, шуннан соң әлеге мавыктыргыч бәйге булды.
Конкурста зона этабына чыгу өчен өч команда катнашты. Командалар белән рәсми таныштырганда ук инде тамашаның юморга бай булачагына берәү дә шикләнмәгәндер. Сәламләү барышында, икенче төрле әйткәнди, визит карточкасы белән таныштырганда, алар кыска гына вакыт эчендә (5-7 минут) үзләре турында сөйләргә тиеш иде. Бу биремне барысы да уңышлы үтәде. Конкурста катнашучылар сәясәт һәм социаль тармакка, мәгариф һәм спорт темасына кагылышлы актуаль проблемаларны юмор хисе белән чагылдырып үттеләр. Разминка вакытында, ягъни, тамашачылар сорауларына җавап биргәндә, уенчылар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын тулысынча күрсәтеп бирергә тырыштылар. Мәсәлән, ТР чемпионаты директоры Рамил Авдеев районда демография хәленең торышы белән кызыксынды. Жюри йомгак ясаган арада, командалар бу кичтә залда утырган тамашачыларны төрле мәзәкләр сөйләп көлдерде.
Конкурска һәр команда зур җаваплылык белән әзерләнгән, уенчыларның барысына да юмор хисе хас булды. Мәктәп һәм шәһәр оешмалары активистларыннан торган командаларның чыгышы югары бәяләнде. Беренче урынга Болгардагы 1нче урта мәктәпнең җыелма командасы чыкты, Болгардагы 2нче мәктәпнең "Людмиловцы" командасы аннан азга гына калышты.
Иң яхшы актер булып Сергей Лифантьев ("Работающая молодежь"), иң яхшы актриса булып Болгардагы 2нче урта мәктәпнең 9нчы клласс укучысы Ксения Молодова танылды. Беренче урта мәктәп командасы иң уңышлы шаярту - "Бозлавык" күренеше өчен билгеләп үтелде.
"Работающая молодежь" җыелма командасына Норлатта узачак зона этабында катнашырга туры киләчәк.
- Уенны бик кызыксынып карап утырдым, - диде Рамил Авдеев. - катнашучылар барысын да булдыра, берәр мәзәк сөйләп тамашачыны көлдерә алу ул күп нәрсә турында сөйли.
Тапкырлар һәм осталар уены мәзәккә корылган булырга да тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев