Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәпләрдә хокук дәресләре булды

Россия Федерациясе Конституциясе Көне алдыннан, Бөтендөнья кеше хокуклары көнендә, районның барлык мәктәпләрендә хокук дәресләре үтте.

Дәресләрдә сүз җәмгыятьтә һәм тулаем алганда ил гражданинының статусы, Берләшкән Милләтләр Оешмасы алдына куелган максатлар, Кеше хокуклары декларациясе, бала хокуклары турында барды. Инде берничә ел рәттән мондый дәресләрдә район җитәкчелеге вәкилләре дә катнаша.
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең 9А классындагы хокук дәресендә район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин катнашты. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юлия Фролова алып барды. Әңгәмә барышында укучылар, яшь барган саен, кешенең хокуклары да, шул ук вакытта бурычлары да арта, дигән нәтиҗәгә килделәр. Һәр балигъ булмаган бала үз хокукларын белергә һәм законнарны үтәмәгән өчен һәр гражданин җаваплылыкка тартыла икәнен аңларга тиеш.
Бу хакта әңгәмә уен формасында дәвам итте: укучылар, өч төркемгә бүленеп, мультфильмнар һәм халык әкиятләре геройлары үрнәгендә бу теманы өйрәнделәр. Нәтиҗәдә иң күп балл җыйган команда җиңүче дип табылды.
Аннары укучылар Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькованың Кеше хокуклары көне уңаеннан укучыларга яздырылган видеомөрәҗәгатен карадылар һәм кунаклар белән аралаштылар.
– Мине шундый кызыклы дәрескә чакыруыгыз өчен рәхмәт, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Илебез тарихында төрле чор булды, төрле законнар кабул ителде. Аларны белергә, бурычларны үтәргә, һәрвакыт закон кысаларында эшләргә кирәк...
Кунаклар шулай ук укучыларның сорауларына җавап бирделәр. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X