Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Милли-мәдәни хәрәкәт үсә, яңара

Узган җомга көнне Болгарда зур чара – республика территориясендә яши торган барлык милләт вәкилләрен берләштергән Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы булды.

Владимир КОРНИЛОВ
Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе Алексей Фомин, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Фоат Вәлиев, Айрат Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты. Болгарга килгән кунакларны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов сәламләде. Күптәнге матур гадәт буенча, милли киемнәр киенгән кызлар аларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар.
Пленар утырыш башланганчыга кадәр, Татарстанның төрле почмакларыннан килгән кунаклар өчен Болгар музей-тыюлыгына экскурсия оештырылды, алар шулай ук район Мәдәният йорты фойесында җирле осталарның эшләреннән оештырылган күргәзмәне карадылар, шулай ук эшмәкәрләр җитештергән продукция үрнәкләре белән таныштылар. Район Мәдәният йорты каршында ачылган Халыклар дуслыгы йортының концерт программасын да кунаклар зур кызыксыну белән карадылар.
Ассамблея Советы утырышына Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итте. Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә – “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру буенча Спас муниципаль районында башкарыла торган эшләр” турында доклад белән район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов чыгыш ясады. Районда бүгенге көндә 27 милләт вәкилләре яши, дип билгеләп үтте ул. Без “Сабантуй”, “Масленица”, “Нәүрүз”, Пасха, Корбан бәйрәмен һәм башка бәйрәмнәрне бергәләшеп билгеләп үтәбез. Милләтләр һәм конфессияләр арасындагы дуслык һәм татулыкны саклауда яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен тиешле югарылыкта оештыру да зур әһәмияткә ия. Төрле бәйрәмнәргә, аеруча Җиңү көненә әзерләнгәндә районда яши торган төрле яшьтәге һәм милләттәге кешеләр актив катнаша. Район халкы илебезнең якты киләчәге өчен яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларыбызның батырлыгын онытмый, алар белән бәйле һәр истәлекне кадерләп саклый. Докладта шулай ук башка уртак проектлар, тормышка ашырыла торган программалар да яктыртылды, норматив актларның ничек үтәлеше әйтеп үтелде.
Утырышта катнашучылар алдында шулай ук Татарстандагы Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, полиция полковнигы Артем Кузнецов һәм башкалар чыгыш ясады.
Утырыш эшендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Фәрит Мөхәммәтшин болай диде:
--Соңгы елларда Спас районында уртак тырышлык белән нинди эшләр башкарылуын, биредә кешеләрнең ничек эшләвен үз күзләребез белән күрдек. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшләр дәвам итәр һәм тагын да яхшырыр, дип өметләнәбез...
Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни хәрәкәтнең бер төркем активистларына бүләкләр тапшырды. Мәсәлән, төбәкара “Чуаш милли-мәдәни автономия” җәмәгать оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Валентина Якличева Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Ассамблеянең Рәхмәт хатлары халыклар дуслыгы ассамблеясенең Спас районындагы вәкиллеге җитәкчесе Александра Калашникова белән Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Надежда Советниковага да тапшырылды. Аларның милләтләр арасындагы тынычлык һәм бердәмлекне ныгытуга керткән өлешенә зур бәя бирелде.
Руслан Хәмидуллин
фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев