Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Механизация мәктәбеннән – техникумга

Спас тармак технологияләре техникумы үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан Мәдәният йортында тантаналы кичә булды.

Ольга Стрелова

75 ел – коллективның һаман алга баруын, үсешкә йөз тотып эшләвен күрсәткән мактаулы юбилей ул.
...1944 ел. Илебезне дәһшәтле сугыш уты көйдергән, халыкның әче тире, күз яше белән сугарылган чор. Совет армиясе дошманны илебезнең көнбатыш чикләренә кысрыклап барса да, җиңүгә ерак әле. Тылда исә бертуктаусыз эш кайный. Оборона предприятиеләрендә эшчеләр өчәр смена эшли. Шуңа күрә ТАССР Халык комиссарлары Советы Куйбышев шәһәрендәге элеккеге район колхоз мәктәбе базасында механизаторлар әзерләү буенча уку йорты ачу турында боерыкка кул куя. Уку йортының материаль-техник базасы елдан-ел киңәя, төрле тармак белгечләрен әзерләүне күздә тоткан яңа укыту программалары кертелә. 
2010 елда ТР Министрлар Кабинеты Карары белән һөнәри лицей техникум итеп үзгәртелә һәм агросәнәгать комплексы өчен урта звено кадрлары әзерли башлый. Уку йортының исеме генә үзгәртелеп калмыйча, абитуриентларга тәкъдим ителгән һөнәрләр саны да сизелерлек арта. Техникумның төп уңышы – белгечләрне әзерләү дәрәҗәсе. Тәҗрибәле коллектив уку йортының традицияләрен саклаудан тыш, замана таләпләрен исәпкә алып, кадрлар хәзерләүнең яңа идеяләрен куллана. 
Студентлар проект эшчәнлегендә, фәнни конференцияләрдә һәм олимпиадаларда, һөнәри конкурсларда, WorldSkills эшче һөнәрләр конкурсында катнаша.
Юбилей педагогия хезмәте ветераннары, техникум хезмәткәрләре һәм студентларын, шушы уку йортын төрле елларда тәмамлаучыларны берләштерде.
Техникумны бәйрәм белән котларга башка шәһәрләрдән хезмәттәшләре, район администрациясе вәкилләре килде.
Сәламләү сүзе белән Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев мөрәҗәгать итте:
– Кеше өчен 75 яшь - үзе бер гомер ул! Ә уку йорты өчен – тарихи вакыйга. Безнең техникум һәрвакыт эшче һөнәрләр белән тәэмин итте. Ә аларны әзерләү – бик кирәкле, зур әһәмияткә ия булган эш, чөнки җәмгыятебезне нәкъ эшче куллар төзи дә инде.
Тантанага җыелган кунакларны шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Анна Сидоренко, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова, техникум директоры Сергей Рыжев һәм башкалар тәбрик итте.
Техникум хезмәткәрләре Ирина Артемьева, Виктория Савинова, Елена Корчагина, Евгений Кузьмин, Юлия Маркарян, Ирина Давыдова, Евгений Ибраһимов, Регина Бизяева, Людмила Музыченко, Надежда Ибраһимова, Людмила Минейчева, Галина Крайнова, Вячеслав Владимиров тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Бәйрәм концерты да истә калырлык булды. Техникумның данлы тарихын искә алдылар, элеккеге директорлар, атказанган педагоглар, белем бирү оешмасының эшенә зур өлеш керткән ветераннарга да зур игътибар бирелде. 
Спас тармак техникумы үзенең педагогик династияләре белән дә горурлана. Владимировлар, Лифановлар, Артемьевлар, Ометовлар, Рачковлар, Ибраһимовлар, Гатиннар гаиләләрендә ата-аналар эшен балалары дәвам итәләр.
Студентлар тарафыннан әзерләнгән концерт та бик матур булды. Сәхнәгә чыккан кунаклар да үзләрен бик иркен хис иттеләр. 
Кичәдә хатын-кыз һәм ир-ат педагоглар хоры, Николай Избранов, Азалия Миннәхмәтова, Егор Ибраһимов, Ольга Смолина, Рания Хәлиуллина һәм башкалар чыгыш ясады.
– Техникумда укуыма сөенеп бетә алмыйм, – ди беренче курста укучы Данил Серягин. – “Кунакханә хезмәте” һөнәрен үзләштерәм. Бу тармакта квалификацияле кадрлар бик кирәк. Шәһәребезгә килүче туристлар саны да елдан-ел арта, шуңа күрә эшсез калмаячакмын!
– Тәүге тапкыр техникум бусагасын 2014 елда атлап кергәннән бирле, аның тормышы белән янып яшим, - ди яшь педагог Егор Васильев. – Уку йортын тәмамлагач, монда эшкә калырга тәкъдим иттеләр. Башта икеләнсәм дә, хәзер инде дөрес юл сайлавыма иманым камил. Техникум үсә, үзгәрә, заманадан артта калмаска тырыша. Мин беренче курсларда куратор, алар техникумда укыган елларын сагынып искә алсыннар өчен тырышам. Концертларда, шәһәр һәм республика конкурсларында, спорт чараларында даими катнашабыз. Техникумга иҗади проектларны тормышка ашыруда уңышлар, студентлар белән эшләүнең яңадан-яңа алымнарын табуын телим. Алга, йөз еллык юбилейга таба, тармак техникумы!
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев