Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Матурая бара йортлар, яңара...

Пионер һәм Нагаев урамнары чатында урнашкан ике катлы торак йортны төзекләндерү эшләре тулы көчкә дәвам итә.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча Федераль законны тормышка ашыру кысаларында “Спасагрострой” җәмгыяте коллективы бу объектта эшкә җәй башларында ук керешкән иде. Биредә иң беренчеләрдән булып йортның нигез өлешен, ягъни цоколен җылыттылар, яңа отмосткалар ясалды. Мондагы уңай үзгәрешләргә якындагы йортларда яшәүчеләр дә игътибар итми калмагандыр. Подъездлардагы иске агач тәрәзә яңаклары урынына яңасын, пластиктан эшләнгәнен куйдылар, тимер ишекләр урнаштырдылар. Проект-смета документлары тиешле экспертиза узганнан соң подряд оешмасы планда каралганча, суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлауга җиң сызганып кереште.

Йортта мастер Владимир Семенов җитәкчелегендәге сантехниклар звеносы эшли. Шунысын әйтергә кирәк, алар инде шәһәрдә торак йортларны төзекләндерү белән 2008 елдан бирле шөгыльләнә. Күп йортлардагы инженерлык челтәрләренә әлеге коллектив көче һәм тырышлыгы белән ремонт ясалган. Инде бай тәҗрибә дә туплаганнар, бу исә аларга объектларны планлаштырылган вакытта файдалануга тапшырырга ярдәм итә. Биредә эшнең сыйфатына һәрвакыт зур игътибар бирелә, йортларда яшәүчеләргә җайлы һәм уңайлы булсын өчен барысын да исәпкә алырга тырышалар.

Моннан тыш, төзүчеләр алдында ноябрь аена кадәр тагын бер күп фатирлы йортны төзекләндерү бурычы тора. Кыскасы, коллективның әле эше җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев