Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кышка – тулы әзерлек белән

Узган айның өченче ункөнлегеннән башлап, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас юл участогы кышкы режимда эшләүгә күчте.

Билгеле булганча, кышын юлларны тиешле тәртиптә тоту бермә-бер катлаулана. Шуңа карамастан, юлчылар кышкы эшләргә тулысынча әзер.

Беренче чиратта, юлларда хәрәкәт туктап тормасын өчен, аларны кардан чистарту, бозлавык һәм шома урыннарны бетерү буенча звенолар оештырылган. Моннан тыш, Спас участогы район буенча да 300 километрлап машина юлларын тәртиптә тотарга тиеш. Кар тота торган траншеялар, машина юллары буенча теземнәр ясау да юлчыларга йөкләнгән. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен махсус юл техникасы: КамАЗ базасында комбинацияләнгән юл машиналары, отваллы КамАЗлар, юлларны һәм юл кырыйларын чистарту өчен грейдерлар, траншеялар ясау өчен клин куелган К-700 тракторлары, тукталышларны һәм алар янындагы мәйданчыкларны кардан чистарту өчен отваллар һәм роторлар тагылган МТЗ-82 тракторлары, төягечләр җәлеп ителә. Антоновка һәм Болгар шәһәре янындагы ике урында 6000 тонна ком-тоз катнашмасы хәзерләп куелган. Юлчылар фикеренчә, бу күләм кышны чыгу өчен җитәргә тиеш.

Техника паркына тәүлек әйләнәсендә слесарьлар бригадасы хезмәт күрсәтә. Бригада составына барлык ремонт эшләрендә катнашучы газ һәм электр белән эретеп ябыштыручылар керә. Моннан тыш, Юрий Аринин һәм Игорь Авдонин җитәкчелек иткән ике бригада юл кырыйларына куелган киртәләр астыннан, махсус баганалар, юл билгеләре, автопавильоннар тирәсендә карны чистартып торырга тиеш. 

Юл хуҗалыгын тиешле тәртиптә тотучылар арасында үз эшенең чын остасы булган тәҗрибәле эшчеләр дә, яшьләр дә җитәрлек. Мәсәлән, КамАЗ йөртүче Евгений Пеньковка юлларны чистартуда һәм юлларга ком-тоз катнашмасы сибүдә эшләргә туры киләчәк. Үз эшен яраткан тәҗрибәле шоферның бурычларын җиренә җиткереп башкарачагына беркем шикләнми. Газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы Александр Хорьковка да теләсә кайсы эшне ышанып тапшырырга була. Коллективта күптән түгел генә эшли башласа да, ул үзен инде оста белгеч буларак таныткан.

Ротор һәм отвал тагылган МТЗ-82 белән идарә итүче тракторчы Владимир Гурьянов һәм автогрейдер машинисты Александр Кулагин юл хуҗалыгы тармагында инде озак еллар эшлиләр һәм коллективка яңа гына килгән яшьләр белән тәҗрибәләрен теләп уртаклашалар.

- Кыш нинди генә килсә дә, безнең эшчеләр шәһәр һәм район юлларын тәртиптә тоту өчен барысын да эшләячәкләр, - дип билгеләп үтә участок җитәкчесе Александр Земсков. – Гомумән алганда, район автосөючеләре дә, Болгарга килгән туристлар да безнең юллардан канәгать булырлар, дип уйлыйм...

Озын кыш алда әле. Ә безгә ишеп яуган кар-буранга карамыйча, төн уртасында чыгып, юлларыбызны чистартып торучы, аварияләр һәм күңелсез очраклар килеп чыкмасын өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләүче юлчыларыбызга бары тик уңышлар гына теләргә кала.

Руслан Хәмидуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев